«Студентлар стартапы» грант ярдәме программасының өченче чираты 17 майдан 7 июньгә кадәр узачак. Проектлар тәкъдим ителәчәк мәйданчыкларның берсе – «Идея» технопаркы – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының портфель компаниясе, аның вәкилләре судьялар комиссияләре составына керде. Исегезгә төшерәбез, проектларны яклау өчен Россия буенча барлыгы 8 шундый мәйданчык оештырылган.
20-22 сентябрьдә KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы узачак. Ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә турыдан-туры һәм онлайн форматта узачак.
ТР Инвестиция-венчур фонды вәкилләре «Буа» сәнәгать паркында, шулай ук резидентларның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Визит кысаларында Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов белән киңәшмә узды, аның төп темасы – ТР ИВФның сәнәгать паркы резидентлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шулай ук резидентларга ярдәм чаралары.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының бүлендек компаниясе «Унипарк» ҖЧҖ вәкилләре Чүпрәле районы эшкуарлары белән эшлекле кооперация очрашуында катнаштылар. Дәүләт һәм бизнес вәкилләре бизнес җәмәгатьчелегенең актуаль бурычлары һәм мәсьәләләре, шулай ук аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар
Меңләгән кеше – инвесторлар һәм бизнесменнар, халыкара оешмалар, илчелекләр вәкилләре, фикер лидерлары һәм бөтен дөньядан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, аларны хәл итү юлларын табу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен Казанда җыелачак
Сәнәгатьне үстерү фондының Федераль күзәтчелек советы проектларны сәнәгатьне үстерүнең төбәкләрдәге фондлары белән уртак финанслау программалары буенча кредитның максималь суммасын 100 млн сумнан 200 млн сумга кадәр арттырачак. Мондый формада финанслау «Үсеш проектлары», «Комплектлау эшләнмәләре» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программалары кысаларында мөмкин
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Инвестиция советы утырышында ТР ИВФ бүлендек компаниясе – «Унипарк» ҖЧҖ, генераль директоры Марат Шакиров йөзендә, «Буа» сәнәгать паркын үстерү» проектын тәкъдим итте
Россия венчур форумы 3000 якын катнашучыны җыйды. Стартаплар, инвесторлар һәм үсеш институтлары Россиядә һәм халыкара аренада тармакның киләчәк үсеше өчен яңа трендлар һәм стратегик бурычлар турында сөйләделәр
Россиянең Google Play аналогы – Nashstore кушымталар кибете – Android операцион системасына кушымталарны йөкләү өчен альтернатив мәйданчык. Стартап Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды экспертизасын узды һәм РВФ-2023 платформасын тәкъдим итәчәк.
Россия венчур форумы-2023 экспозициясендә венчур тармагы экспертлары сайлап алган 51 стартап катнашачак. Исегезгә төшерәбез, Форум 16 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак