Россия венчур форумы-2023 экспозициясендә венчур тармагы экспертлары сайлап алган 51 стартап катнашачак. Исегезгә төшерәбез, Форум 16 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
Күргәзмә нәтиҗәләре буенча судьялар комиссиясе тарафыннан MedTech, FinTech, AgroTech, AI, EdTech һ.б. өлкәләрдә үз чишелешләрен үстерүче перспективалы проектлар сайлап алыначак. Иң яхшы 15 стартап акселераторга узачак, шуларның 6сы бизнесны үстерүгә 15 млн. сумга кадәр инвестиция алачак, шулай ук ТР ИВФ һәм ЕИҮ акселерация программасын узачак.
2023 елгы РВФ күргәзмәсендә катнашучы стартаплар исемлеге:
РВФ 2023 әгъзасы булыгыз һәм соңгы технологик яңалыклар турында белегез: https://russianventureforum.ru/registration/member