Фонд турында

"Татарстан Республикасының инвестиция - венчур фонды" Татарстан Республикасы министрлар кабинетының № 928 карары буенча 2004 елның ноябрендә оеша. Оешманың төп максаты буларак Республиканың инновацион эшчәнлеген үстерү каралган.

Фондның миссиясе – Республиканың инновацион потенциалын арттыру, фәнни нигезгә корылган җитештерүне үстерү һәм алдынгы технологияләрне кулланышка кертү, Республикада инновацион эшчэнлекне үстерүдә яңа юнәлешләрне булдыру, инновацияләргә ярдәм күрсәтү, венчур капиталы оешмаларының санын арттыру өчен шартлар тудыру, фәнни нигездәге кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү системасын камилләштерү .

Фонд эшчәнлеге юнәлешләре:

 

  • Инновацион эшчәнлеккә ярдәм күрсәтү, җитештерүдә яңа төр продукция һәм технологияләр әзерләү һәм үзләштерү;
  • Фәнни-техник продукцияне булдыруда катнашу;
  • Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле тармакларын үстерү;
  • Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү;
  • Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле тармакларының проектларына инвестицияләр һәм венчур капиталын җәлеп итү;
  • Татарстан Республикасының инвестиция мөмкинчелекләрен устерүгә юнәлтелгән кургәзмә эшчәнлеген гамәлгә ашыру.

Фондның унтугыз вәкиллеге бар.

Халыкара эшчәнлек: CeBIT Hanover 2007, Z 2007 - Die Zuliefermesse, «Брюссель-Эврика» дөньякүләм инновацияләр салоны, Россиянең Пекиндагы милли кургәзмәсе, Петербург халыкара икъдисади форумы, Мәскәү халыкара инновацияләр һәм инвестицияләр салоны, Татарстан Республикасының Бөекбританиядәге (Лондон) инвестиция саммиты, Татарстан Республикасының Швейцариядәге (Цюрих) инвестиция саммиты һ.б.






 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International