«Буа» сәнәгать паркының 20 гектары яңа резидентларны урнаштырырга әзер

2023 елның 28 апреле, җомга

ТР Инвестиция-венчур фонды вәкилләре «Буа» сәнәгать паркында, шулай ук резидентларның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Визит кысаларында Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов белән киңәшмә узды, аның төп темасы – ТР ИВФның сәнәгать паркы резидентлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шулай ук резидентларга ярдәм чаралары. 

Очрашу барышында Фонд һәм «Унипарк» ҖЧҖ вәкилләре мәйданчыкларны карап чыктылар һәм сәнәгать паркының өч резиденты тарафыннан проектларны гамәлгә ашыру барышын өйрәнделәр. Аларның берсе – елына 1 млн балык җитештерү куәте белән лосось һәм осетр токымлы балыкларны үстерү өчен инкубация цехы, предприятиене 30 апрельдә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 

Якын киләчәктә сәнәгать паркы территориясендә елына 3 мең тонна лосось һәм осетр токымлы балык үрчетү өчен ферма, елына 40 тоннага кадәр кызыл һәм кара икра, елына 5 мең тонна куәте белән кыйммәтле балык токымнары өчен азык җитештерү цехын, шулай ук балык продукциясен тирән эшкәртү цехын төзү планлаштырыла. 

Тагын бер резидент сәнәгать паркы территориясендә бетон һәм тимер-бетон әйберләр җитештерүне оештырачак.  

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, «Унипарк» бүлендек компаниясе йөзендә, «Буа» сәнәгать паркының кураторы һәм идарәче компаниясе булып тора һәм резидентлар өчен инвестиция проектын гамәлгә ашыруның барлык этапларында – җир алу һәм коммуникацияләрне тоташтырудан алып финанс ярдәме алуга кадәр – «бердәм тәрәзә» булып хезмәт итә. 

«Без әлеге сәнәгать паркында потенциалны күрәбез һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда катнашырга әзер. Район администрациясе белән берлектә, безгә эре уенчыларны җәлеп итү һәм район икътисады үсешен стимуллаштыру өчен шартлар тудырырга кирәк», – дип билгеләп үтте ТР ИВФ директоры урынбасары Марсель Корбанов.  

«Буа» сәнәгать паркы Буа шәһәреннән 3 км ераклыкта, Р241 федераль трассасыннан бер километр ераклыкта, Карлы авыл җирлеге чикләрендә урнашкан. Сәнәгать паркының гомуми мәйданы 26,95 гектар тәшкил итә, резидентлар 7 гектарны биләп тора, паркның 19,9 гектар мәйданы бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек җитештерүен тирән эшкәртү өлкәсендә проектлар үстерүче резидентларны урнаштыру өчен буш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International