Руссия венчур форумы, 2021

Руссия венчур форумы, 07-08 апрель, 2021.

Казан венчур ярминкәсе 2005 елдан башлап һәр елны Казан шәһәрендә уздырыла. Оештыручылар: Россия венчурлы ивестицияләү ассоциациясе (РАВИ) һәм Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды.

Казан венчур ярминкәсе – ике компонентлы чара, ул инновацион компанияләр күргәзмәсеннән һәм конгресс блогыннан тора. Конгресс блогында мероприятиеләр уза, ә күргәзмәдә экспонент-компанияләренә кызыксыну белдергән киң җәмәгатьчелек һәм венчур инвесторларына үз бизнесларын презентацияләү мөмкинлеге бирелә.

Ярминкә кысаларында төрле елларда федерация һәм дөньякүләм масштабтагы төрле чаралар уздырылды: мәсәлән, Беренче Бөтенроссия Фән Фестивале, Бизнес-фәрештәләр Беренче Россия атналыгы һәм Европа бизнесс-фәрештәләр XII ассоциациясе (EBAN), Россия инновация регионнары ассоциациясе эшче төркемнәре очрашуы (АИРР), Өченче Россия технологик тур һ.б.

Ярминкә партнерлары: Россия Иинновацияләренең регионнары ассоциациясе; “РОСНАНО” ААҖ ; “Россия венчур компаниясе” ААҖ; фәнни-техника өлкәсендә кече оешмаларга ярдәм күрсәтү фонды; “Сколково” фонды; “Яңа проектларны алга җибәрү автономияле коммерцияле булмаган оешмасы стратегик инициативалары агентлыгы», Россия бизнес-фәрештәләр милли ассоциациясе һ.б.

Инвестиция проектларын Россия территориясендә гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия булган Азия компанияләренә махсус мәйдан тәкъдим ителәчәк.

Казан венчур ярминкәсендә катнашучы инновацион эшмәкәрлек вәкилләренә генә Россия, Европа, Азия һәм АКШ инвесторлары алдында чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк.

http://russianventureforum.ru/
Тулы мәгълүматны түбәндәге телефон аша шалтыратып алырга мөмкин: 8 (843) 570-39-27
e-mail:
rz@ivfrt.com (инновацион эшчәнлекне үстерү бүлеге)

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 29 марты, 18:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International