«Студентлар стартапы» грант ярдәме программасының өченче чираты 17 майдан 7 июньгә кадәр узачак. Проектлар тәкъдим ителәчәк мәйданчыкларның берсе – «Идея» технопаркы – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының портфель компаниясе, аның вәкилләре судьялар комиссияләре составына керде. Исегезгә төшерәбез, проектларны яклау өчен Россия буенча барлыгы 8 шундый мәйданчык оештырылган.
Бүгенге көндә алдан экспертиза нәтиҗәләре буенча яклауга 3,7 меңнән артык гариза кертелгән. Татарстаннан 1,3 мең гариза рәсми экспертиза узган инде. «Идея» технопаркы мәйданчыгында экспертизага 1,2 мең проект чакырылган.
«Студентлар стартапы» – студентларның стартап-проектларына грант ярдәме, анда конкурс кысаларында җиңүчеләрне билгелиләр, алар үзләренең инновация проектын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сум акча ала. Конкурста катнашу – бушлай.