Россия венчур форумында иң яхшы 20 технологик стартап сайлап алынды

2023 елның 17 марты, җомга

Россия венчур форумы 3000 якын катнашучыны җыйды. Стартаплар, инвесторлар һәм үсеш институтлары Россиядә һәм халыкара аренада тармакның киләчәк үсеше өчен яңа трендлар һәм стратегик бурычлар турында сөйләделәр. 
 
РВФ үзәк темасы – «Венчур базары» – технологик үсеш өчен чишелешләр. 
 
Форум программасы 16 түгәрәк өстәлне үз эченә алды, анда 150 артык спикер чыгыш ясады – экспертлар һәм базар лидерлары Россиядә венчур трансформациясенең яңа формалары, үзара эш итү модельләре һәм механизмнары, яңа заманда дәүләт корпорацияләренең һәм шәхси инвесторларның роле, шулай ук яңа базарларны үзләштерү, импортны алмаштыру һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Илнең технологик бәйсезлеге төп темаларның берсе булып кала. 
 
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РВФ ачылышында билгеләп үткәнчә, форум 2005 елдан бирле үткәрелә һәм инновацион эшләнмәләрне презентацияләү өчен төп вакыйга булып тора. «Традиция буенча, бу мәйданчыкта инновацион компанияләр күргәзмәсе оештырылган, актуаль мәсьәләләр буенча очрашулар һәм фикер алышулар үткәрелә. Бүген без 317 проектның 51ен сайладык. Аларның һәрберсе бик кызыклы, күп проектлар тормышчан һәм кирәкле. Катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерәсем килә», – диде ТР Рәисе. 

Россия венчурлы инвестицияләр ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен форумның бөтен илдән инноваторлар һәм инвесторлар арасындагы хезмәттәшлек өчен нәтиҗәле мәйданчык булуын билгеләп үтте.  

«Сколково» фондының инновацияләр буенча өлкән вице-президенты Кирилл Каем бүген технологияләргә ихтыяҗның артуын һәм стартап-проектларга инвестицияләр кертү темасының кискен мәсьәлә булуын ассызыклады. 

Форум кысаларында Россиянең заманча шартларда технологик үсеше темасына пленар утырыш узды. Сессия барышында «Dsight» аналитик платформасына нигез салучы Арсений Даббах, киләчәктә 3-5 ел дәвамында Көнбатыш фондлары калдырган урыннарны алыштыру булачагын билгеләп үтте: «2022 ел нәтиҗәләре буенча төп инвестиция тренды булып биотех тора, анда $119 миллион җәлеп ителгән. Инвестицияләр күләме буенча икенче урында транспорт һәм логистика өлкәсе – $44 миллион һәм электрон сәүдә – $41 миллион. 

Алексей Басов, BSF идарәче партнеры, технология эшкуарларының ике төркемгә бүленүе турында өстәде: бер өлеше чит илләргә китә, икенчесе Россия базарында ныгый, бушаган урыннарны биләп тора. 

Исегезгә төшерәбез, форумга Россиянең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Чабаксар, Курск, Пермь, Краснодар, Самара стартапларыннан барлыгы 317 гариза бирелгән, Татарстан Республикасыннан 127 гариза килгән. Экспертлар комиссиясе тарафыннан 51 проект сайлап алынды, аларның вәкилләре күргәзмә экспозициясендә, шулай ук питч-сессиядә катнаштылар. Питч-сессия тәмамланганнан соң, Россия венчур фондларының 30 экспертыннан торган судьялар комиссиясе 20 стартапны сайлап алды, алар ТР ИВФ һәм Евразия инновацияләр үзәгенең уртак акселерация программасын узачак. 
 
Шулай ук ТР ИВФ «Старт-2» конкурсында җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар үз проектларын алга таба үстерүгә инвестицияләр алачак. 
 
РВФ-2023 Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, форумны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) һәм Евразия инновацияләр үзәге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International