ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
27-28 мартта VIII Казан венчур ярминкәсенә эзерлек кысаларында "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" Россия венчурлы инвестицияләү берләшмәсе (РАВИ) белән берлектә “Венчур бизнесына кереш” өйрәтү коучингының икенче этабын уздырды.

26
март, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” дәүләт коммерицияле булмаган оешмасының исемен үзгәртү һәм Коммерцияле булмаган оешманың уставын раслау турындагы 149нчы карары (06.03.13) нигезендә фондның исеме "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" коммерцияле булмаган оешмасы дип үзгәртелә.

15
март, 2013 ел
җомга
"Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" VIII Казан венчур ярминкәсенә эзерлек кысаларында ТР Сәүдә-җитештерү палатасы базасында “Венчур бизнесына кереш” өйрәтү коучингын уздырды. Әлеге программа ярминкәдә катнашу өчен гариза биреп, беренче сайлап алу этабын узган технологик яктан өметле төркемнәр өчен төзелде. ТР Сәүдә-җитештерү палатасы Казан венчур ярминкәсенең партнеры булып санала.

4
март, 2013 ел
дүшәмбе
"Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды" һәм Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) Казан венчур ярминкәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итү турында хәбәр итә. Гаризалар бирү 2013 елның 7 мартына кадәр дәвам итә.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТР ИВФ “Заманча лифт системаларын җитештерүне оештыру” проектын тормышка ашыру кысаларында, гамәлдәге җитештерүне үстерү өчен, потенциаль бизнес партнерлар эзли

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Үз бизнесларын инвесторларга, турыдан-туры инвестиция һәм венчурлы капитал фондларына,  коммерцияле банкларга тәкъдим итү өчен үсеш ягыннан перспективалы компанияләр чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International