2022 елның 21-24 сентябрендә Казанда ел саен үткәрелә торган Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы узачак. Аны онлайн-офлайн-форматта «Казан Экспо» мәйданчыгында уздыру планлаштырыла.
KDW-2022 төп тематик юнәлешләре:
- Интеллектуаль транспорт системалары
- Вәзгыяти үзәкләр;
- Цифрлы индустрия 4.0
- Яңа чорның киберкуркынычсызлыгы
- Финтех экосистемасы
- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр
- Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр
- Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр
- Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.
Форум эше кысаларында тематик юнәлешләр буенча мәкаләләр кабул ителә. Материалларны 2022 елның 15 августына кадәр org@kazandigitalweek.ru электрон адресына zip киңәйтелгән файл рәвешендә җибәрергә кирәк, аның исемендә беренче авторның фамилиясе булырга тиеш, мәсәлән, Иванов.zip.
Билгеләнгән сроктан соң җибәрелгән мәкаләләр каралмаячак. Сайлап алынган материаллар Scopus һәм рецензияләнә торган ВАКларның халыкара рефератив базасына кертелгән журналларда басылып чыгачак.
Мәкаләләрне рәсмиләштерүгә карата мәгълүмат һәм таләпләр форум сайтында урнаштырылган.