Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды инновацион технологияләр кулланып сөякләрне тоташтыру өчен имплантатларның состав өлешләренең Татарстан производствосын эшләтеп җибәрүне финанслады. Казанның «Анатомика» компаниясе Сәнәгатьне үстерү фондының «Комплектлау әйберләре»н финанслашу программасы буенча 60,2 млн.сум күләмендә займ алды. Шуларның 42,1 млн.сумын – Сәнәгатьне үстерү федераль фонды, ә 18,1 млн.сумын Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды бирде.
Алынган акчаны «Анатомика» җиһазлар сатып алуга һәм травматология өчен ортопедик имплантатларның состав өлешләрен (винтлар, пластиналар, энәләр, саплар һ.б.) җитештерүне башлап җибәрүгә юнәлдергән. 2025 елга предприятие елына 200 мең данә продукция чыгарырга планлаштыра.
«Анатомика»ның төп җитештерү юнәлешләре:
Якын арада «Анатомика» тез-бот буыны эндопротезларын серияләп җитештерә башларга ниятли. Теркәү таныклыгы инде алынган.
Хәзерге вакытта «Анатомика» — Россиядә 3 яшьтән кечерәк балалар өчен имплантатлар җитештерә торган бердәнбер предприятие.
Предприятие травматолог-ортопедларның алдынгы фәнни оешмалары тарафыннан һәм стандартлар нигезендә тәкъдим ителгән заманча материаллардан (мәсәлән, имплантация өчен рөхсәт ителгән титан эретмәсе), яңа технологияләрне кулланып һәм сыйфатның катгый стандартларын үтәп әзерләнә. Барлык продукция кеше организмына 60 көннән артык (билгеләнүенә карап), ә кайберләре гомерлеккә имплантацияләнергә тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Марсель Корбанов «Анатомика» производствосын карады. Сәфәр барышында ул болай дип билгеләп үтте:
«Бүген медицина эшләнмәләренең бер өлеше Россиядә җитештерелми. Шактый әһәмиятлеләре арасында – эндопротезлар, травматология һәм ортопедия әйберләре. Шуңа күрә әлеге проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасының медицина кластерын көчәйтү өчен генә түгел, ә медицина тармагының импорттан бәйсезлек дәрәҗәсен арттыру өчен дә мөһим. Сүз уңаеннан, «Анатомика» Сәнәгатьне үстерү төбәк фонды тарафыннан финансланды, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды аның вәкаләтләрен башкара. Финанслау «Комплектлау әйберләре» программасы буенча барды. Исегезгә төшерәбез, Сәнәгатьне үстерү төбәк фондының барлыгы дүрт программасы эшли, болар – «Үсеш проектлары», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Урман сәнәгате проектлары» һәм «Комплектлау әйберләре», әлеге программалар буенча предприятиеләргә 5 елга 100 млн сумга кадәр ташламалы займнар бирелә.
Үз чиратында «Анатомика» компаниясе директоры Дмитрий Чигарин матбугат туры барышында болай дип сөйләде:
«Без бары тик санлы программа белән идарә итүче заманча станокларны гына кулланабыз, шуның аркасында кеше факторы минимальләштерелде – барысын да машина ясый, димәк, хаталану ихтималлыгы минималь. Өстәвенә, безнең эшләнмәләребез һәр җитештерү этабыннан соң диярлек сыйфат контролен үтә. Шуның аркасында без даими рәвештә безнең имплантатларның югары сыйфатлы булуына ышанабыз.
Бүген «Анатомика» продукциясе Татарстан, Марий Эл, Чувашия (Травматология, ортопедия һәм эндопротезлау федераль үзәген дә кертеп), Башкортстан, Ульяновск, Пенза, Воронеж, Киров һәм Тамбов өлкәләре хастаханәләрендә уңышлы кулланыла.
Санкт-Петербургта Турнер исемендәге балалар ортопедия институтында, хәтта 2 яшьтән башлап, балаларны дәвалау өчен «Анатомика» имплантатлары кулланыла. Анда умыртка баганасының көчле тумыштан килгән деформацияләрен дәвалау өчен эчке спиналь фиксация системалары кулланыла».