23 августта Модульбанк, салым хезмәте вәкилләре белән берлектә, АУСН – автоматлаштырылган салым системасы турында иң кискен мәсьәләләр хакында фикер алышачак, шулай ук айлар буе базар буенча йөрүче һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тиражлана торган мифларны да куып таратачак. Төп кунаклар – Модульбанкның идарәче директоры Никита Константинов һәм Россия Федераль салым хезмәте вәкиле.
Датасы: 23 август
Вакытө: кунакларны җыю – 09:00 сәгатьтә, чара 10:00 сәгатьтә башлана
Урыны: ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы (конгресс-зал)
Адресы: Пушкин ур., 18
Урыннар саны чикләнгән. Сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://modulevents.timepad.ru/event/2119274/
2022 елның 1 июлендә Россиядә автоматлаштырылган салым салу системасы – АУСН эшли башлады. Татарстан – бу режимны тоташтырырга мөмкин булган дүрт сынау төбәгенең берсе.
Хәзер эшкуарларда АУСН турында күп сораулар туа:
– Ул кемгә туры килә?
– Ул елына салымнар һәм кадрлар исәбенә алуда елына 3 млн. сумга кадәр акчаны ничек янга калдырырга ярдәм итәчәк?
– Бухгалтерияне мөстәкыйль алып барырга буламы?
– Ни өчен банк аша гына тоташырга мөмкин?
— Бу режимга хәзер үк күчү мөмкинлеге бармы? Болар барысы да кемгә отышлы?
Бу һәм башка сорауларны Федераль салым хезмәте һәм яңа режим (АУСН) буенча хезмәт күрсәтүче беренче биш банкның берсе – Модульбанк вәкилләренә бирергә мөмкин булачак.
Федераль салым хезмәте белән тоташ интеграцияләнү нәтиҗәсендә, Модульбанк Россиядә беренче салым түләүчене – Казан эшкуарын АУСН режимына тоташтырды.