Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Сәнәгатьне үстерү фонды белән берлектә, импортны алыштыруга һәм гражданлык билгеләнешендәге конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән проектларга ташламалы заем финанславын бирә.
Хәзерге вакытта түбәндәге программалар тормышка ашырыла:
- «Үсеш проектлары»,
- «Комплектлау әйберләре»,
- «Кушымталар белән тәэмин итү»,
- «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру»,
- «Урман сәнәгате».
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына төбәк эшкуарлары федераль СҮФ программаларының гамәлдә булу механизмнары буенча консультация сорап та мөрәҗәгать итә алалар. Мәсәлән, бу ярдәмнән Татарстан Республикасының "Промтех-Казан" компаниясе файдаланды инде. Ул 200 млн. сум күләмендә финансланачак. Хупланган займны предприятие гражданлык авиадвигательләре өчен торбаүткәргечләр һәм ахыргы арматура җитештерүне оештыруга юнәлдерергә ниятли. Кулдан бөгүне станок белән бөгүгә алыштыру эшләнмәнең технологик циклын 50% кыскартачак, сыйфатын арттырачак һәм торбаүткәргечнең максималь төгәл конфигурациясен кабатлауны тәэмин итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында 65 эш урыны булдырылачак, шуларның 12се – югары җитештерүчәнлекле.