ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2023 ел
җомга

ТР Инвестиция-венчур фонды вәкилләре «Буа» сәнәгать паркында, шулай ук резидентларның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Визит кысаларында Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов белән киңәшмә узды, аның төп темасы – ТР ИВФның сәнәгать паркы резидентлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шулай ук резидентларга ярдәм чаралары. 


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының бүлендек компаниясе «Унипарк» ҖЧҖ вәкилләре Чүпрәле районы эшкуарлары белән эшлекле кооперация очрашуында катнаштылар. Дәүләт һәм бизнес вәкилләре бизнес җәмәгатьчелегенең актуаль бурычлары һәм мәсьәләләре, шулай ук аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Меңләгән кеше – инвесторлар һәм бизнесменнар, халыкара оешмалар, илчелекләр вәкилләре, фикер лидерлары һәм бөтен дөньядан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, аларны хәл итү юлларын табу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен Казанда җыелачак


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Сәнәгатьне үстерү фондының Федераль күзәтчелек советы проектларны сәнәгатьне үстерүнең төбәкләрдәге фондлары белән   уртак финанслау программалары буенча кредитның максималь суммасын 100 млн сумнан 200 млн сумга кадәр арттырачак. Мондый формада финанслау «Үсеш проектлары», «Комплектлау эшләнмәләре» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программалары кысаларында мөмкин


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Инвестиция советы утырышында ТР ИВФ бүлендек компаниясе –  «Унипарк» ҖЧҖ, генераль директоры Марат Шакиров йөзендә, «Буа» сәнәгать паркын үстерү» проектын тәкъдим итте


17
март, 2023 ел
җомга

Россия венчур форумы 3000 якын катнашучыны җыйды. Стартаплар, инвесторлар һәм үсеш институтлары Россиядә һәм халыкара аренада тармакның киләчәк үсеше өчен яңа трендлар һәм стратегик бурычлар турында сөйләделәр


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Россиянең Google Play аналогы – Nashstore кушымталар кибете – Android операцион системасына кушымталарны йөкләү өчен альтернатив мәйданчык. Стартап Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды экспертизасын узды һәм РВФ-2023 платформасын тәкъдим итәчәк.


14
март, 2023 ел
сишәмбе

Россия венчур форумы-2023 экспозициясендә венчур тармагы экспертлары сайлап алган 51 стартап катнашачак. Исегезгә төшерәбез, Форум 16 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Россия венчур форумы-2023 кысаларында «РТЮ транспорт акселераторы. Киләчәк индустриясе» сессиясе узачак, уздыру урыны: 4 нче номерлы конференц-зал (2 нче кат), «Казан Экспо» ХКҮ, вакыты: 16:30-17:45


10
март, 2023 ел
җомга

РВФ-2023 катнашу өчен теркәлергә ашыгыгыз. Венчур индустриясенең төп чараларының берсе башланганчы бер атнадан да азрак вакыт калды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International