«Иджара-Лизинг» компаниясе партнерлык (ислам) финанслары мәсьәләсендә махсус җайга салуны билгеләү экспериментында катнаша

2024 елның 19 марты, сишәмбе

«Иджара-Лизинг» ҖЧҖ, партнерлык финанслары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатыннан махсус җайга салуны билгеләү экспериментында катнашучыга әйләнеп, Россия Банкы реестрына кертелде. Карар Россия Банкы тарафыннан кабул ителгән һәм әлеге сайтта бастырылган: https://www.cbr.ru/rbr/rbr_fr/

2023 елның 1 сентябреннән илнең дүрт төбәгендә «партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруның эксперименталь хокукый режимы» эшли башлады. Ул Дагыстанда, Чечняда, Башкортстанда һәм Татарстанда эшли. Экспериментның асылы ислам банкингын дәүләт дәрәҗәсендә сынап караудан гыйбарәт – шәригать нормалары нигезендә күрсәтелә торган финанс хезмәтләрен туплау. Эксперимент ике ел дәвам итәчәк.

Ислам банкингы ислам кагыйдәләренә ярашлы рәвештә банк эшчәнлеген алып баруны күздә тота. Анда берникадәр тыю һәм чикләүләр бар. Мөселман таләпләрен исәпкә алып эшләнгән банк продуктларында процентлар түләү һәм билгесезлек шартлары белән килешүләр тыела. Шулай ук уен бизнесын, дуңгыз ите һәм хәмер җитештерүне финансларга рөхсәт ителми. Гражданнарга һәм компанияләргә социаль хәле, расасы, милләте, теле яки диненә кагылышлы билгеләр буенча финанс хезмәтләре күрсәтүдән баш тарту тыела.

«Партнерлык (ислам) финансларына бәйле экспериментта катнашучы статусы безнең өчен зур әһәмияткә ия, чөнки ул компаниянең алга таба үсеше өчен өстәмә импульс бирә. Әлеге инструментның дин тотучыларның ислам нормаларын үтәү ихтыяҗларын исәпкә алуы аеруча мөһим», –  дип билгеләп үтте «Иджара-Лизинг» директоры Илнур Садртдинов.

«Иджара-Лизинг» компаниясе ТР Инвестиция-венчур фондының бүлендек компаниясе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International