Россиядән һәм башка илләрдән 474 стартаптан гаризалар килгән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 50% ка күбрәк.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының һәм Евразия Инновацияләр үзәгенең акселерация программасы финалистлары проектларны алга этәрүдә һәм масштаблаштыруда венчур базарының әйдәп баручы экспертларыннан һәм корпоратив партнерлардан, шулай ук бизнесны үстерүгә 50 млн.сумга кадәр инвестицияләр алачак.
Акселераторга гариза биргән стартапларның 60% тан артыгы әзер продуктка ия һәм инде беренче сатуларын башкарган. Россия һәм чит ил базарларында бизнесны масштаблаучы стартаплар өлеше 21% тәшкил итә. Стартапларның 10% – бизнес-идея формалашу стадиясендә.
Проектларның күп өлеше (60%) IT өлкәсендә продуктлар эшли (EdTech, PropTech, FinTech, LegalTech һ.б.). Икенче урында (19%) сәнәгать технологияләре тармагында чишелешләр үстерүче стартаплар тора, бу – физик продуктлар җитештерүче компанияләр: җиһазлар, яңа материаллар, дарулар һ.б. 9% гаризалар AgroTech һәм BioTech стартапларыннан килгән. Дүртенче урында (6%) киләчәк медицина өлкәсендәге продуктларны тәкъдим итүче стартаплар, калган 5% – IoT-проектлар.
Быел гаризаларның 44% Идел буе федераль округында урнашкан компанияләргә туры килә. 25% – Үзәк федераль округ стартапларыннан. Төньяк-Көнбатыш федераль округыннан – 11%, ә Себер федераль округыннан тәкъдим ителгән проектлар – 6%. Шулай ук гаризалар Көньяк, Урал, Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк-Кавказ федераль округларыннан килгән. Аннары, гаризаларның 3% чит илләрдән стартаплар тапшырган, алар арасында Беларусь, Һиндстан, Бразилия һәм Казахстан бар.
Экспертиза нәтиҗәсендә Россия венчур форумы экспозициясендә катнашу өчен 50 проект сайлап алыначак. 15 финалистны экспертлар 2024 елгы РВФ кысаларында узачак питч-сессия нәтиҗәләре буенча билгеләячәк.
Җиңүчеләр сигез атналык интенсив программа үтәчәк: экспертлар һәм менторлар белән берлектә стартаплар Россия базарында масштаблаштыруның юл картасын эшләячәк, башка илләр базарларына чыгу потенциалын бәяләячәк, ә иң мөһиме – инвестицияләрнең киләсе раундын җәлеп итүгә әзерләнәчәк. Моннан тыш, акселерация программасы корпорацияләрнең җитештерү процессына карарлар кертү өчен эре бизнес белән стартапларның эшенә юнәлдерелгән.
Россия венчур форумы – Россия венчур индустриясенең төп вакыйгасы. Чара Казанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Форумны уздыру дәверендә эш программасында һәм экспозициядә 2400 дән артык компания һәм 700 дәр артык стартап катнашты. Бу елда форумның төп темасы «Технология эшкуарлыгы: югары компетенцияләр киңлеге» булачак.
Форумга теркәлү 19 апрельгә кадәр ачык. РВФ 2024 чарасына теркәлү: https://russianventureforum.ru/