FinTech-инновацияләр дулкынында: ТР КБЛК беренче тапкыр цифрлы финанс активларын чыгарды

2024 елның 22 марты, җомга

Март аенда Татарстан Республикасы кече бизнес лизинг компаниясе беренче тапкыр цифрлы финанс активларын чыгарды. Бер атнадан да кимрәк вакыт эчендә компания физик һәм юридик затларга ЦФА бөтен күләмен гамәлгә ашырырга өлгерде. Шунысы игътибарга лаек, эмиссия физик затларда зуррак кызыксыну уяткан. Бүгенге көндә реестр ябык дип игълан ителде.

Цифрлы финанс активларын 18 айга 19% купон ставкасы буенча сатып алырга мөмкин иде. Бу чара нәтиҗәләре буенча ТР КБЛК ЦФА платформасының һәм ЦФА чыгару процессының тизлеген, гадилеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләде.

Татарстан Республикасының Кече бизнес лизинг компаниясе 2005 елның сентябрендә ТР Инвестиция-венчур фонды һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан лизинг механизмын кулланып эшкуарлыкның инновацион һәм инвестицион потенциалын арттыру максатыннан оештырылды.

Цифрлы финанс активлары (ЦФА) — блокчейн системасында Россия законнары нигезендә танылган язулар (токеннар), аларны тотучыларда цифрлы хокуклары булуны күздә тота. Бүген ЦФА базары ил икътисады үсешенең төп юнәлешләренең берсе булып тора, ул РФ Хөкүмәте һәм Үзәк банк тарафыннан хуплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International