Яңа этап – яңа нәтиҗәләр: Татарстанда партнерлык финанслары буенча эксперимент

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында практикум узды, анда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән берлектә ислам банкингын кертү буенча эксперимент нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының бүлендек компаниясе - «Иджара-Лизинг» ҖЧҖ катнашты. Практикум кысаларында Россия Федерациясенең 4 субъекты —Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечня экспертлары һәм базар уенчылары 2023 елның 1 сентябрендә старт алган партнерлык финанслары турындагы экспериментны үстерү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Катнашучылар тәҗрибә белән уртаклаштылар, индустрия тарыган актуаль проблемаларны билгеләделәр, шулай ук аның киләчәк үсеше өчен перспективаларны тәкъдим иттеләр.

«Иджара - Лизинг» ҖЧҖ директоры Илнур Садртдинов компаниянең эшчәнлеге турында сөйләде, компаниянең бер ел эчендә бик тиз үсүен билгеләп үтте. «Барлык эшчәнлек чорында төзелгән лизинг шартнамәләренең гомуми суммасы 700 млн.сум тәшкил итә, бу ел эчендә компания үсеше 239% тәшкил итте. Гамәлдәге лизинг килешүләренең суммасы – 480 млн.сум».

Исегезгә төшерик, «Иджара-Лизинг» ҖЧҖ партнерлык финанслары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатыннан махсус җайга салуны билгеләү экспериментында катнашучыга әйләнеп, Россия Банкы реестрына кертелде.

ТР Премьер-министры урынбасары һәм икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында уздырыла торган экспериментның, тәҗрибә уртаклашуның һәм катнашучы регионнар белән уртак координацияле эшнең мөһимлеген ассызыклады: «Татарстан Республикасында партнерлык (ислам) финанслары өлкәсендә эш инде 15 елдан артык алып барыла, аерым проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган. Партнерлык финанслары буенча эксперимент үткәрү турында Федераль закон кабул итү бу базарда активлыкны сизелерлек арттырды. Эксперимент нәтиҗәләре безнең уртак координацияләнгән эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелегенә бәйле, барлык регион-катнашучылар тарафыннан эшләнгән тәҗрибәдән файдаланып, әлеге юнәлеш буенча көчләрне берләштерү мөһим».

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина: «Халыкка кирәкле продуктларга ярдәм итү бик мөһим. Бүген берничә тапкыр нәкъ менә ислам продуктларына дәүләт ярдәме чаралары турында тәкъдим яңгырады. Мин ышанам ки, бу безгә бу тематиканы бик нык алга этәрергә мөмкинлек бирәчәк. Әгәр моны эшләсәк, бик яхшы корал килеп чыгарга мөмкин дип уйлыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International