2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак юбилейлы ХХ Россия венчур форумында катнашу өчен стартаплардан гаризалар кабул ителә башлады.
Россия венчур форумы – технологик эшкуарлык һәм илдә венчур инвестицияләре өлкәсендә төп вакыйгаларның берсе. 2026 елда форум «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр» шигаре белән узачак һәм венчур индустриясенең, корпорацияләрнең, үсеш институтларының, университетларның һәм фәнни үзәкләрнең әйдәп баручы вәкилләрен җыячак.
РВФ катнашу стартаплар алдында үсеш һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен киң перспективаларны ача. Форум программасына сайлап алынган проектлар:
● үз чишелешләреңне 150+ инвесторга тәкъдир итәргә - венчур фондларыннан алып корпоратив партнерларга кадәр;
● питч-сессияләрдә һәм акселерация программаларында катнашырга, шулай ук эре бизнеслы пилотларга дәгъва итәргә;
● инвесторлар һәм брифлар каталогларына эләгергә, бу потенциаль партнерлар белән алдан ук коммуникация төзергә мөмкинлек бирәчәк;
● үсеш стадияләре буенча – чәчүлектән алып үсеш стадиясенә кадәр – структуралаштырылган стартаплар экспозицияләренеңмасштаблы өлешенә әверелергә;
● үзең турында профессиональ бергәлектә һәм федераль медиада белдерергә.
● инвестицияләр җәлеп итәргә һәм профильле фондлар, корпорацияләр һәм инвесторлар белән финанслау турында килешүләр төзергә.
Узган Россия венчур форумында инвестицияләр җәлеп итү турындагы килешүләрнең гомуми күләме 900 млн.сумнан артып китте – һәм быел стартаплар өчен мөмкинлекләр тагын да киңрәк булачак.
Узган елгы форум нәтиҗәләре буенча 150 стартап экспозицияләргә үз чишелешләрен тәкъдим итте, 20 проект Россиянең әйдәп баручы компанияләре белән пилот программаларына үтте.
Юбилейлы XX Россия венчур форумы тарихта иң масштаблысы булачак.
2026 елда көтелә:
● 2000+ стартаптан гариза,
● 6000+ катнашучы,
● 260+ спикер һәм эксперт,
● 30 халыкара проект,
● киңәйтелгән күргәзмә зонасы һәм 3 аерым питч-зона.
Форумның эшлекле программасы дүрт төп блокка бүленәчәк:
«Технологик лидерлык», «Инвестиция инфраструктурасы», «Экосистема» һәм «Базар» - фокуста технологияләр трансферы, фән һәм бизнес синергиясе, инвестицияләүнең соңгы стадияләре һәм яңа халыкара юнәлешләр темалары булачак.
Стартаплар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә: хезмәттәшлекнең яңа форматлары – инвесторлар каталоглары, проектлар һәм инвесторлар арасында идарә ителә торган очрашулар, тамашачылар белән подкастлар форматындагы түгәрәк өстәлләр, шулай ук сөйләшүләр һәм нетворкинг өчен махсус зоналар каралган.
2026 елда Форум РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (ТР ИВФ), Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе (АСЦР) һәм «Идея» инновацион технопаркы тора.
Ничек гариза бирергә
Форумда катнашу өчен стартапларны теркәү рәсми сайтта бара: https://lk.russianventureforum.ru/forum/registration/startup_acceleration