Алга бару – «Аммоний» турында. Татарстанның химия комплексы быел яңа производстволар эшли башлаячак

2024 елның 26 апреле, җомга

«Аммоний» – Европадагы иң зур химик комплексларның берсе. Ел саен предприятие миллион тоннага кадәр продукция чыгара. Бүгенге көндә үк предприятиенең куәте 717 тоннадан артык аммиак, 750 тоннадан артык карбамид, 450 тонна аммиак селитрасы һәм 233 тонна метанол тәшкил итә.

Продукциянең төп өлеше эчке, Россия базарына җитештерелә. Бүген үк «Аммоний» Россиянең 43 төбәгенә төяп озата. Узган ел химия комплексы берничә яңа производство төзелешен башлап җибәргән.

Мондый җитештерүләрнең берсе – сыек углекислый кислота чыгару. Бу Татарстанда югары чисталыклы продукция җитештерәчәк бердәнбер комплекс. Җитештерү күләме елына 40 тонна тәшкил итәчәк. Моннан тыш, быел АUS-32 дизель двигательләре системасы өчен реагентның беренче тәҗрибә партияләре алынган.

Якын арада КАС-32 сыек ашламаларын чыгаруга керешү планлаштырыла. Җитештерү куәте елына 150 тонна продукция тәшкил итәчәк.

Комплекс 1,6 гектар мәйданда җәелдерелгән. Җитештерүдә алдынгы җитештерү технологияләре кертелгән. Менделеевск комплексы Идел буе федераль округында экология өлкәсендә контроль югары булган беренче сыек ашлама җитештерү урыны булачак.

Проектны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка 2023 елның августында, ул эш сәфәре белән химия комплексында булганда тәкъдим иттеләр. Сыек ашламалар – бүгенге көндә үсемлекләрне саклау һәм ныгыту өчен иң эффектив чараларның берсе.

Экспертлар бәяләвенчә, бүген илнең барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дүрттән бер өлеше КАС куллана. Менделеевск җитештергән продукция беренче чиратта Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасы төбәкләре базарына юнәлдереләчәк.

Комплексның киләсе үсеш пункты Татарстанның Алабуга районында орлык материалы җитештерү һәм саклау комплексы булачак. Аны үстерү белән «Аммоний» АҖ бүлендек предприятиесе - «Аммоний Агротехнологии» шөгыльләнәчәк.

Предприятие беренчеләрдән булып Татарстанның агроклиматик шартларында заманча авыл хуҗалыгы технологияләрен сынап карый, ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген, энергия нәтиҗәле авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазларын куллануны практик юл белән өйрәнә һәм аграр секторның башка вәкилләре өчен укыту семинарлары үткәрә. 2023 ел ахырына «Аммоний Агротехнологиии»нең сөрүлек мәйданы 12 мең гектардан артып киткән. Шул ук елда ашлык чистарту-киптерү комплексы ачыла.  Ул 600 тоннага кадәр чимал һәм 250 тонна коры ашлык сыйдыра. Яңа комплекс барлык кирәкле температура режимын, дымлылык дәрәҗәсен саклап, уңышны сакларга мөмкинлек бирә. Ә бөртек үзе сакчыл чистартудан үтә һәм җәрәхәтләнми.

Бүген үк орлык материалын җитештерү һәм саклау комплексын проектлау бара. Заманча технологияләр, энергия нәтиҗәле техника һәм игенчелеккә грамоталы якын килү хисабына «Аммоний Агротехнологии» - Татарстан Республикасының иң нәтиҗәле агропредприятиеләренең берсе.

Сынаулар үткәрү, чыгарылган продукцияне «Аммоний» өчен кырларда анализлау мөмкинлеге, өлешчә бу продукциянең югары сыйфаты өчен гарантия булып тора. Ләкин комплекс перспективага стратегик караш белән аерылып тора. Ирешелгән күрсәткечләргә тукталу «Аммоний»ның үзенчәлекле билгесе түгел. Заманча тенденцияләрне, үзгәрүче чынбарлыкны һәм яңа чакыруларны исәпкә алып, комплекс үз мөмкинлекләрен ышаныч белән киңәйтә. «Аммоний»ның һәр яңа җитештерүе - бу чираттагы үсеш ноктасы, ул комплекска да, «Аммоний» продукциясен сайлаган һәр агрофирмага да үсеш алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International