“Татарастан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея 2013” бәйгесе башланды

2013 елның 2 апреле, сишәмбе
"Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" һәм Татарстан Республикасы фәннәр академиясе “Татарастан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея 2013” бәйгесенә гаризалар кабул итүнең башлануын хәбәр итә.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:
 
  • Татарстан Республикасының инновацион потенциалын арттыру;
  • галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләренең, уйлап табучыларның, аспирантларның, студентлар һәм укучыларның инновацион фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә алшартлар тудыру;
  • яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатка тарту;
  • социаль-икътисади һәм фәнни-техник мәсьәләләрне хәл иткәндә, Россиянең интеллектуаль потенциаллы регионнарының һәм чит илләрнең тәҗрибәсен куллануга ярдәм күрсәтү;
  • Татарстан Республикасы икътисадына инновацион технологияләрне кертү өчен шартлар тудыру;
  • Республика предприятиеләре продукциясенең конкуренциягә сәләтен арттыру максатында фәнни сыйдырышлы җитештерүне үстерү.

Бәйгенең номинацияәре:
«Перспектива», «Мәгариф һәм фәндә инновацияләр», «Инновацияләр старты», «Наноимпульс», « Россия инновацион регионары берләшмәсенең проектлары», «Хезмәттәшлек», «Елның иң яхшы уйлап табышы», «Татарстан Республикасының сәяси-икътисади усеше».

Бәйгене уздыру вакытлары һәм этаплары:

I этап (1 апрель - 15 октябрь) ТР Фәннәр академиясендә һәм РТ ИВФ вәкиллекләрендә куелган таләпләргә туры килү-килмәвенә тикшерү, проекларны теркәү һәм кабул итү, экспертиза;

II этап (16 октябрь - 30 ноябрь) проектларга экспертиза үткәрү һәм сайлап алу;
 
III этап (1 декабря - 30 декабря) Бәйгенең нәтиҗәләрен раслау һәм җиңүчеләрне бүләкләү.
 
Катнашу шартлары:


Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тәкъдиме буенча, бәйгегә бары тик Татарстан Республикасы оешмаларына гына кертеләчәген раслаучы документы булган проектлар кабул ителәчәк. Бу шарт «Перспектива» һәм «Мәгарифтә инновацияләр» номинацияләренә кагылмый.

Бу карар яңалыкны тормышка ашыру процессында барлыкка килә торган төп каршылыкларның берсеннән котылырга ярдәм итәчәк.

Бәйгедә катнашуга Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе регионнарыннан физик затлар, шулай ук чит ил гражданнары чакырыла.

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе регионнары, шулай ук чит ил гражданнары гаризаларны "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" вәкиллекләренә яисә беренче этап тәмамланганчы, түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә кертеп чыга алалар (15 октябрь сәг. 18:00 кадәр) : Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, 420111, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20нче йорт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International