Утырыш Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов рәислегендә узды. Шулай ук «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Дамир Галиев, Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды директоры Тимур Хәлитов һәм оештыру комитетының башка вәкилләре катнашты.
«Ел инновациясе» республика конкурсын Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Конкурсның эксперт комиссиясе составына фән, технологияләр һәм бизнес өлкәсендәге белгечләр керде.
Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре турындагы нотык белән Дамир Галиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2025 елда «Ел инновациясе» конкурсында катнашуга 228 гариза кергән. Ул билгеләп үткәнчә, алдагы еллар белән чагыштырганда, катнашучыларга таләпләр катгыйландырылган, ә фокус сыйфатлырак һәм эшләнелгән, реаль продуктка яки технологиягә ия проектларга күчерелгән. Иң күп гаризалар «Перспектива» номинациясендә бирелгән (75 проект). «Студентлар стартабы» номинациясе 65 гариза җыйган, ә «Интеллектуаль милек» – 52.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп узганча: «Проектларга таләпләр артуга карамастан, конкурска 200дән артык гариза керде, бу республиканың инновацион экосистемасының җитлеккәнлеген күрсәтә. Авторлар жюри хөкеменә идеяләрне генә түгел, ә җитди эшләнмәләр һәм коммерция потенциалы булган проектларны да тәкъдим итә».
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев: «Ел инновациясе» республика конкурсы Татарстанның технологик мохит торышының индикаторы була бара. Без конкурска кызыксынуның сан хисабына түгел, ә сыйфат хисабына үсүен күрәбез — гаризаларның күбесе базарда сыналган яки масштаблаштыруга әзер булган җитлеккән чишелешләр тәкъдим итә. Бу республиканың инновацион экосистемасы тотрыклы үсеш темпын ала баруы турында сөйли, - дип билгеләде.
Тармакларда бирелгән заявкалар саны буенча түбәндәгеләр лидер булды: машина төзелеше, приборлар төзү һәм энергетика (60 проект), мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре (55) һәм агросәнәгать комплексы белән биотехнологияләр (54 проект).
Гаризалар Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Беларусьтан да килде. Казаннан – 157, Әлмәттән – 2, Чаллыдан 14 гариза килгән.
Оештыру комитеты утырышы барышында проектларга экспертиза үткәрү регламентын расладылар. Конкурсның икенче этабы 2025 ел ахырына кадәр узачак. Җиңүчеләр декабрьдә билгеле булачак.
«Ел инновациясе» конкурсының максаты — Татарстан икътисадына инновацион һәм импортны алмаштыра торган технологияләр кертү өчен шартлар тудыру, фәнне күп таләп итүче производстволарны үстерү, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру һәм яшьләрне фән өлкәсенә продукциянең конкурентлык сәләтен арттыру һәм төбәкнең социаль-икътисадый бурычларын хәл итү өчен җәлеп итү.