ТАССта 2025 елның 9-11 апрелендә Казанда узачак XIX Россия венчур форумына (РВФ) багышланган матбугат конференциясе узды. Чара барышында спикерлар форумның төп темалары, венчур базары трендлары һәм төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше турында сөйләделәр.
Форумның эшлекле программасы, венчур базарының төп трендлары һәм стартаплар өчен мөмкинлекләр турында Ольга Петрова – РФ фән һәм югары белем министры урынбасары, Рифкать Миңнеханов – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, Дамир Галиев – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры һәм Тимур Әхмәров – «БАРС Груп» генераль директоры сөйләде.
Рифкать Миңнеханов форум быел зуррак форматта, шул исәптән халыкара катнашучылар буенча да узачак, дип билгеләде: «Быел форумга 25 илдән 5 меңнән артык катнашучыны көтәбез. Динамика күрсәткәнчә, форумга килүчеләр саны елдан-ел арта. Күргәзмәдә Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Израиль, Казахстан һәм Белоруссиядән 14 стартап тәкъдим ителәчәк».
Форумның нуленче көне 9 апрельдә Иннополиста узачак, анда стартапларны иртә стадияләрдә финанслау турында фикер алышачаклар һәм «Иннополис» МИЗ резидентларын тәкъдир итәчәкләр. Катнашучылар саны ике тапкырга - 600 кешегә кадәр артачак. Нуленче көннең партнерлары булып «Газпромбанк», «Ростелеком», Яндекс Клауд, ХАЙВ һәм Банк Точка чыгыш ясаячак. Нуленче көндә катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан һәм 2025 елда 600 кешегә җитәчәк.
Төп программа 10-11 апрельдә «Казан Экспо»да 50дән артык чараны, пленар сессиянең өч блогын һәм милли Demo-day үз эченә ала, анда сайлап алынган 150 стартап үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Быел форумга стартаплардан — Россия, Әрмәнстан, Беларуссия, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Үзбәкстаннан рекордлы санда гаризалар килде – 1032.
Форумның төп темасы: «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр пространствосы». 2025 елда чараның мөһим тематик блоклары: технологик компанияләрнең IPO һәм pre-ІРОГА чыгуы, инвестицияләр җәлеп итү һәм университет технологик эшкуарлыгын үстерү.
Ольга Петрова Россия венчур форумының РФ Фән һәм югары белем министрлыгы инициативалары һәм университет технологик эшкуарлыгын үстерү өчен мәйданчык буларак әһәмиятен билгеләп үтте: «Күп еллар дәвамында форум мөһим мәйданчык булып тора, анда без ел саен технологик эшкуарлыкның яңа инициативалары турында хәбәр итәбез һәм нәтиҗәләр ясыйбыз. Бу еллар югары белем бирү системасында технологик эшкуарлык платформасының үсеш чоры булды. Бүген платформага 87 төбәктә 429 университет кертелгән, 36 000нән артык стартап һәм проектлар булдырылган, аларның һәркайсы артында студентлар, остазлар һәм, әлбәттә, индустриаль партнерлар тора. Без технологик эшкуарлыкка зур ихтыяҗ күрәбез һәм мин ышанам, форум мәйданчыгында янә кызыклы дискуссияләр узачак һәм күп кенә стартаплар үз инвесторларын каршы алачак».
Дамир Галиев РВФ 2025 үткәрүдәге яңалыклар һәм форумга иң яхшы стартапларны сайлап алу системасы турында сөйләде: «Фондлар арасында гына эзләмәдек, барлык гамәлдәге үсеш институтлары буйлап та йөреп чыктык. Шулай ук безнең мәйданчыкны тәкъдим итү өчен дустанә илләрдә скаутинг уздырдык. Кемгәдер үзе өчен Россия базарын ачуы кызык, кемгәдер Россия аша БДБ керү кызык. Гомумән алганда, стартапларны сайлап алу төп критерийлар буенча берничә этапта уза: үсеш стадиясе (әзер продуктлы проектларга өстенлек бирелә һәм беренче сатулар), финанс күрсәткечләре, технологик трендларга туры килү һәм масштаблаштыруга потенциал».
Форумның яңа форматлары арасында: TECH Shorts, алар спикерларның идеяләре һәм тикшеренүләре белән 10 минутлык кыска чыгышлардан тора; аралашуга уңайлы шартларда нетворкинг өчен кичке программа, шулай ук студентлар өчен интерактивлар – эшкуарлык компетенцияләрен үстерү өчен эшлекле уеннар һәм вакансияләр ярминкәсе. Формаль булмаган нетворкинг өчен шулай ук гольф буенча турнир планлаштырылган, тәҗрибәле уенчылардан гольф буенча мастер-класслар каралган, ә иң яхшы катнашучылар призлар белән бүләкләнәчәк. Форум буенча иң яхшы навигация өчен оештыручылар @rvfbot_bot Telegram-ботын эшләтеп җибәрделәр.
«БАРС Груп» форумының генераль партнеры вәкиле Тимур Әхмәров ил икътисады өчен әһәмиятле тармакларда яңа технологияләр үстерүдә стартапларның мөһимлеген ассызыклады: «Инновацияләр һәм стартаплар Россиянең технологик лидерлыгына ачкыч булып тора. Бүген алдынгы тармакларны үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла, һәм, безнең карашка, стартаплар һәм инновацияләр аларны уңышлы тормышка ашыруның куәтле коралына әверелергә мөмкин. Илкүләм проектлар технологик прогресс өчен уңай шартлар тудыра, ә яшь эшкуарларга ярдәм итү һәм перспективалы эшләнмәләргә инвестицияләр кертү аларның үсешен тизләтергә ярдәм итәчәк. Бу дөньякүләм тенденцияләр белән бергә атларга гына түгел, тотрыклы икътисадый үсеш тәэмин итеп һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртып, үз технологик стандартларыңны формалаштырырга да мөмкинлек бирәчәк».
Россия венчур форумы 2005 елдан бирле үткәрелә һәм Россиядә технологик эшкуарлык өчен алдынгы мәйданчык булып кала. Форумга теркәлү сайт аша гамәлгә ашырыла: https://russianventureforum.ru/.