«РГК» компаниясе Татарстан Республикасының Богородское авылында ике катлы полипропилен гофрирланган торбалар җитештерү буенча яңа завод ачты. Алар торак-коммуналь хуҗалыкта, төзелештә һәм авыл хуҗалыгында кулланыла. Продукциянең беренче партияләре Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан су каналларына җибәрелгән.
Яңа производствоны булдыруга инвестицияләр 500 млн.сумнан артык. Шуларның 215 млн.сумын «Үсеш проектлары» программасы буенча ташламалы займ рәвешендә федераль Сәнәгать үсеше фонды биргән.
СҮФ займ акчалары ярдәмендә компания торбалар ясау өчен ике югары тизлекле экструзион линия, шулай ук ярдәмче җиһазлар – киптерү системалары һәм терәк кран-балкалар сатып алган.
Заводта диаметры 160 мм алып 1000 мм кадәр булган ике катлы полипропилен торбаларны серияле җитештерү җайга салынган. Аларны әзерләгәндә бары тик үзебезнең чимал – «СИБУР» җитештергән полипропилен гына кулланыла. Предприятие елына 6000 тоннага кадәр продукция җитештерә ала.
Чыгарыла торган торбалар торак-коммуналь хуҗалыкта, авыл хуҗалыгында һәм төзелеш индустриясендә киң кулланыла. Алар, мәсәлән, дренаж системаларын, яңгыр суларын һәм хуҗалык-көнкүреш суларын агызу системаларын, шулай ук җитештерү агынтыларын салганда кулланыла. Ике катлы дивар югары ныклыкны тәэмин итә, нәтиҗәдә торба грунт йөкләнешенә чыдый.
«Бу төр продукция безнең компаниянең билгесе инде күптән һәм үзендә гофрирланган торбалар җитештерүне оештыру вакыты җитте. Хөкүмәтнең коммуналь инфраструктураны реконструкцияләү һәм модернизацияләү өлешендәге соңгы карарларына һәм илдә инженерлык коммуникацияләрен елына кимендә 6% дәрәҗәсендә алмаштыру кирәклегенә бәйле рәвештә, безнең куәтләрне гамәлгә кертү тармакка һичшиксез уңай йогынты ясаячак»,– дип сөйләде »РГК» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Гыйльметдинов.
Полимер торбалар корыч һәм бетон торбалар белән чагыштырганда җиңелрәк, коррозиягә чыдам, ремонт ясарга яраклы, ә хезмәт итү вакыты 50 елдан да ким түгел. Моннан тыш, гофрирланган эшләнмәләрне монтажлау өчен фитинглар һәм башка тоташтыргыч элементлар таләп ителми диярлек, алардан башка исә системаны шома торбалардан җыеп булмый.
Продукциянең беренче партияләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Саранск су каналлары өчен, шулай ук федераль трассалар төзү өчен җибәрелгән.
Федераль акчалардан тыш, предприятиеләр сәнәгатьне үстерүнең төбәк фондында да финанслашырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сәнәгатьне үстерүнең төбәк фонды вәкаләтләре Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына бирелде. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды СҮФ белән берлектә импортны алмаштыруга һәм гражданлык билгеләнешендәге конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән проектларны финанслый.
Бүгенге көндә төбәкнең Сәнәгатьне үстерү фонды дүрт программа буенча финанслар бирә: «Үсеш проектлары», «Комплект эшләнмәләр», «Хезмәт җитештерүчәнлеге» һәм «Урман сәнәгате проектлары». Барлык программалар буенча 3 һәм 5 процентлы ташламалы ставкалар гамәлдә.
Программалар турында тулырак: https://www.ivfrt.ru/invest_programs/frp/#nomination
Яңа производствоны эшләтеп җибәрү «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.