Татарстанда импортны алмаштыру: ТР Инвестиция-венчур фонды йөк машиналары өчен автокомпонентларны автомат җитештерә башлауга теләктәшлек белдерде

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсе йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар чыгару өчен билгеләнгән тулы цикллы кою производствосының яңа автоматлаштырылган участогын ачты. Бу компаниягә автокомпонентлар базарында үз өлешен 20 процентка кадәр җитеп, 1,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Продукциягә төп заказ бирүчеләр – Россиянең эре предприятиеләре: «КАМАЗ», «Урал», «НЕФАЗ» һәм «АМТ Н.В.».

Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 100 млн.сумнан артып киткән. «Комплектлаучы эшләнмәләр» федераль-төбәк программасы кысаларында Сәнәгатьне үстерү федераль фонды (ФРП) ташламалы займ рәвешендә 57,4 млн.сум бирде, ә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды 24,6 млн.сум кертте.

Яңа участокның җитештерү куәтләре елына  2,4 мең тоннага кадәр продукция. Продукция ассортиментына тормоз асма детальләре һәм йөк автомобильләре өчен руль белән идарә итү рычаглары, мәсәлән, төрле типтагы кронштейннар, башмаклар һәм рессорлар керә.

«Безгә, Россия автокомпонентлар җитештерүчесе буларак, җитештерүне модернизацияләү һәм импортны алмаштыруны үстерү өчен ФРП займнары буенча тәкъдим ителә торган шартлар кызыклы һәм бик отышлы. ФРП акчалары хисабына технологик җиһазлар сатып алу нәтиҗәсендә без комплектлаучы детальләрне ярымкул ысулыннан автоматлаштырылган форматка үзгәртеп кордык. Бу чыгарыла торган эшләнмәләрнең үзкыйммәтен өчтән бер өлешкә диярлек киметергә, импортның бер өлешен алыштырырга һәм, нәтиҗәдә Россиядә җитештерелә торган йөк машиналарының локальләшү дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – диде «Ростар» ФҖБ» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Ключников.

Компания мәгълүматлары буенча, Россия йөк транспорты базарында асма һәм руль идарәсе өчен импорт автокомпонентлар өлеше якынча 80%. Җитештерү күләмнәрен арттырып, предприятие үз өлешен 14% тан 20% ка кадәр күтәрергә, чит ил аналогларын алыштырырга ниятли.

Автоматлаштырылган кою участогын эшләтеп җибәрү сатып алынган чималны (отливкаларны) үз производствосына алыштырырга мөмкинлек биргән. Автокомпонентлар җитештергәндә кулланыла торган материалларның һәм чималның күп өлеше үзебездә җитештерелә, бу продукциянең локальләшү дәрәҗәсен 85% дәрәҗәсендә тәэмин итә.

Яңа автоматлаштырылган производствоны эшләтеп җибәрү Россия сәнәгатен үстерүдә үзебезнең ил җитештерүчеләренең конкурентлыкка сәләтен көчәйтүгә һәм импортны алмаштыру программасына ярдәм итүгә юнәлдерелгән мөһим адым булып тора, бу тулаем алганда «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына Татарстан Республикасы территориясендә Сәнәгатьне үстерү төбәк фонды вәкаләтләре бирелде. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды сәнәгатьне үстерү фонды белән берлектә импортны алмаштыруга һәм конкурентлыкка сәләтле гражданлык продукциясе җитештерүгә юнәлдерелгән проектларга ташламалы заем финансларын бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International