«Лобачевский» университет венчур фонды – эш башлаган эшкуарлар өчен ярдәм

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Лобачевский» университет венчур фонды эшли башлады. Ул Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды тарафыннан Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды һәм «Идея» технопаркы белән берлектә булдырылды. Фондның максаты – җитештерелгән продукттан масштаблаштыруга күчәргә әзер булган стартапларны үстерүгә ярдәм итү.

Россиядә теркәлгән түбәндәге  университет компанияләре ярдәмгә өмет итә ала:

- Университет стартап-студияләреннән ярдәм алучылар

- Стартап-студияләр тарафыннан булдырылган проектлар

- Югары уку йортлары студентлары/хезмәткәрләре тарафыннан эшли башлаган стартаплар, мәгариф оешмалары

- Югары уку йортында укуларын университет стартабында катнаша башлаганчы 3 елдан да артык булмаган вакытта тәмамлаучылар

- Технологиянең әзерлек дәрәҗәсе – 5

«Лобачевский» фонды проектларны түбәндәге юнәлешләрдә карый:

  • Робототехника һәм машина төзелеше
  • Микроэлектроника һәм приборлар төзү
  • Табигый чимал һәм полимер материаллар химиясе
  • ЯИ технологияләре
  • Энергияне саклау һәм яңа транспорт
  • Аграр һәм азык-төлек сәнәгате өчен яңа технологияләр

Стартап мөмкинлекләре турында күбрәк әлеге сайтта белергә мөмкин https://lobachevsky.vc/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International