Россия стартаплары ТР ИВФ һәм Евразия Инновацияләр үзәгеннән үз проектларына инвестицияләр һәм менторлык ярдәме ала ала. Акселерация программасында катнашу өчен гариза бирегез, һәм сез иң перспективалы эшләнмәләрне һәм чишелешләрне алга сөрүдә һәм җәелдерүдә, эре бизнес белән партнерлык булдыруда, шулай ук бизнесны үстерүгә 50 млн.сумга кадәр инвестицияләр җәлеп итүдә һәрьяклап эксперт ярдәменә дәгъва итә аласыз.
Иң яхшы 50 стартап 2024 елның 25-26 апрелендә узачак Россия венчур форумында тәкъдим ителәчәк. 15 финалист Евразия Инновацияләр үзәгенең сигез атналык интенсив программасында катнашачак.
Программаның эчтәлеге: командалар экспертлар белән берлектә проектларны үстерү һәм аларны базарда масштаблаштыруның юл карталарын эшли яки төзәтмәләр кертә, корпорацияләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен эшлиләр һәм инвестицияләр җәлеп итүгә әзерләнәләр.
Гаризалар мәгълүмати технологияләр, агробиотех, нефть химиясе һәм яңа материаллар, машина төзелеше, энергетика һәм башка өлкәләрдә эшләүче компанияләрдән кабул ителә.
Катнашучыларга карата таләпләр арасында – әзер продукт булу, базарда расланган ихтыяҗ (сату), җайга салынган команда.
2024 елның 29 февраленә кадәр акселератор сайтында гариза бирергә мөмкин – https://eurasia-innovation.ru/