«Алабуга» МИЗ территориясендә идән япмалары җитештерелә башлады. «Тексфлор» компаниясе ТР Инвестиция-венчур фондыннан һәм Сәнәгатьне үстерү федераль фондыннан ташламалы кредит алды. Проектка инвестицияләр күләме 172 млн.сум тәшкил итә.
«Компания проекты Сәнәгатьне үстерү фондының Экспертлар советыннан хуплау алды. Әлеге җитештерү импортны алмаштыра һәм СҮФ программаларын сайлап алуның төп критерийларына туры килә. Иң мөһиме – иң яхшы технология. Проект буенча эш кысаларында без фәнни-технологик, җитештерү һәм финанс-икътисадый экспертиза үткәрдек. Нәтиҗәдә финанслауны хупларга карар ителде һәм проект актив үсеш ала башлады», – дип билгеләп үтте ТР ИВФ директоры урынбасары Марсель Корбанов.
Предприятие аена 90 мең кв.метр продукция чыгарачак, җитештерү күләмен аена 200 меңгә кадәр арттыру планы белән.
«Безнең предприятие, ТР Инвестиция-венчур фонды һәм тулаем СҮФ ярдәме булмаса, эшләтеп җибәрелмәс иде. Без SPV компаниясе булганлыктан, бизнесны нульдән башладык, бу – чиста инвестиция проекты. Предприятиене тулысынча эшләтеп җибәрү өчен ресурсларыбыз юк иде, шуңа күрә ярдәм сорап төбәкнең Сәнәгатьне үстерү фондына – Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фондына мөрәҗәгать иттек. Беренче чиратта, без сәүдә бүлегенең ихтыяҗын каплыйбыз. Алга таба эре федераль сәүдә DYI-челтәрләренә, эре ваклап сату уенчыларына чыгарга планлаштырабыз. Ягъни җитештерелгән продукция күләме һәм ассортименты арттыру белән, без, беренче чиратта, Россиядә үзебез булган базарны киңәйтәчәкбез. Бу 100 процент дәрәҗәсендә импортны алыштыру», – дип сөйләде «Тексфлор» генераль директоры Евгений Бельтюков.
ТР ИВФ 2016 елдан бирле сәнәгатьне үстерү буенча Федераль фондының региональ операторы булып тора һәм 4 программаны тормышка ашыра: «Үсеш проектлары», «Комплектлау эшләнмәләре», «Хезмәт җитештерүчәнлеге» һәм «Урман сәнәгате проектлары». 2023 елда Фондка 1,7 млрд сумлык 14 проект карауга тапшырылган. Шулардан 11 проект финансланачак. СҮФ белән уртак программалар кысаларында барлыгы 900 млн сумлык проектлар финансланган, алар арасында пластмасса әйберләр, кабель-үткәргеч продукция, көнкүреш техникасы өчен детальләр, автомобиль комплектлаулары һәм башкаларны җитештерү күздә тотыла.