Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының яңа директоры билгеләнде

2023 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Күзәтчелек советы карары белән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры вазыйфасына элек «Ак Барс» Банк ГАҖ Стратегия, инновацияләр һәм маркетинг департаментының инновацияләр буенча директоры вазыйфасын биләгән Дамир Галиев билгеләнде.

2012 елдан 2016 елга кадәр Дамир Галиев «Ак Барс» Банк ГАҖ Инвестиция бизнесы департаментында төрле вазифалар башкара. Инвестицион аналитик, мидл-офис эксперты, финанс администраторы, трейдер (актив операцияләр, бурыч кыйммәтле кәгазьләр) булып эшли. 2016 елдан – Стратегия һәм коммуникацияләр дирекциясенең проект офисы җитәкчесе, 2018 елдан – Стратегия, инновацияләр һәм маркетинг департаментының инновацияләр буенча директоры. Татарстанның кадрлар резервында тора, икътисад фәннәре кандидаты.

Исегезгә төшерәбез, 2007 елдан ТР Инвестиция-венчур фонды директоры вазыйфасын икътисад фәннәре кандидаты һәм Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы Айнур Айделдинов биләде. Моннан тыш, 2007 елдан «Татарстан Республикасы фәнни-техник өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрен үстерүгә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры да булып тора.

Алексей Песошин Айнур Айделдиновка республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ярдәм белән Фонд илдә генә түгел, ә аннан читтә дә таныла башлады. Бүген Татарстанның Инвестиция-венчур фонды – республика бренды, – дип ассызыклады ТР Премьер-министры. – Сезнең оста җитәкчелегегез вакытында Фонд коллективы республиканың инновацион үсешенә зур өлеш кертте, икътисадның реаль секторында үз кулланышын тапкан күп санлы перспективалы проектларга ярдәм итте».

Дәүләт бүләкләре бар:

  1. Россия салымнар һәм җыемнар министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Мактау грамотасы (2002);
  2. Россия Федерациясе Салымнар һәм җыемнар министрлыгының Мактау грамотасы (2003);
  3. «Россия Федерациясе Салымнар һәм җыемнар министрлыгы отличнигы» билгесе (2004);
  4. Федераль салым хезмәтенең мактау грамотасы (2007);
  5. Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2009);
  6. «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2010);
  7. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014);
  8. 2014 елда Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары истәлек медале (2014);
  9. Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2019);
  10. Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен мактау билгесе (2020).

16 ел эшләү дәверендә Айделдинов фонды технология компанияләренә, инновацион проектларга, яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү программаларын уңышлы тормышка ашырды. 365 проект Идея-1000 программасы конкурсларында җиңүче булды һәм 300 млн сумнан артык салым түләп, 10 млрд сумнан артык гомуми керем бирде. Портфель компанияләре тарафыннан 800гә якын эш урыны булдырылды.

Шулай ук Айнур Айделдинов эшчәнлеге чорында 52 проектка 7,3 млрд.сум инвестицияләнгән. Финанс ярдәме компанияләргә 10,2 мең эш урыны булдырырга, 218,7 млрд.сум керем алырга, бюджетка өстәмә рәвештә 13,3 млрд. сум салым түләргә мөмкинлек биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International