Казанда табиблар өчен баш миенә операция ясау буенча яңа укыту программасы эшли башлады

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Казаннан (Төбәкара клиника-диагностика үзәгеннән) стартап табиблар өчен гипофиз һәм баш миенең башка өлешләре хирургиясендә яңа алымга нигезләнгән укыту программасын эшләгән. Проект Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән эшли башлады. 

«ТабТим» стартабына нигез салучы Идел Табиев 2020 елда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» һәм 2021 елда «Старт-1» конкурсларында җиңүче булган иде. Социаль әһәмиятле проектны үстерүгә инвестицияләр 2 млн.сум тәшкил итә. Алынган акчага табиблар командасы кардиохирургия, нейрохирургия, реабилитация һәм урта медицина персоналы өчен гамәли күнекмәләр кебек юнәлешләрдә медицина хезмәткәрләрен инновацион методикаларга өйрәтүгә юнәлдерелгән уникаль курс булдырган.

Руслан Әхмәтгалиев, ТР ИВФ директоры урынбасары: «ТР Инвестиция-венчур фонды – региональ үсеш институты, безнең төп максат – Татарстан Республикасының инновацион үсешенә һәм технологик эшкуарлык үсешенә ярдәм итү. Бүген без Фонд тарафыннан хупланган проектның ничек тормышка ашырылуын күрәбез. Команда табибларны укыту өчен уникаль инновацион продукт булдырды. Проект фондның берничә конкурсында финалист булды, аларга ихтыяҗ ел саен арта. Әйтик, быел «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсына 2023 гариза бирелгән. 2004 елда конкурс башланганнан бирле барлыгы 29 464 гариза бирелгән. Конкурсның финалистлары һәм җиңүчеләре – 2698 уйлап табучы һәм эшләп чыгаручы».  

Беренче тапкыр инновацион технология буенча 3 көн эчендә Россия һәм чит ил табиблары баш мие шешен бетерүнең уникаль ысулын – баш сөяге нигезенең һәм гипофизар чокырының эндоскопик хирургиясен өйрәнәләр. Укыту кысаларында табиблар реаль вакыт режимында осталыкларын үстерәчәкләр һәм кадавер материалында баш мие шешен бетерү буенча операция ясаячаклар.

Хәзер, авторлык методикалары һәм Гамәли күнекмәләр үзәге (ЦПН) шартларында дәвалау ысуллары ярдәмендә һөнәри компетенцияләрне кардио һәм нейрохирурглар, операцион шәфкать туташлары, студентлар, интерннар, клиник кафедра ординаторлары, Россия һәм чит илләрдән волонтерлар һәм парамедиклар күтәрә алачак.

Идел Табиев, проект җитәкчесе: «ТР ИВФ ярдәме белән без медицина клиникасы базасында махсус медицина җиһазлары булдыра алдык. Без реабилитация, кардиохирургиянең актуаль мәсьәләләре буенча программалар эшләдек һәм пилот вариантта башка илләрдән тыңлаучыларны җәлеп итеп, белем бирү чараларын үткәрү логистикасын сынадык. Болар барысы да Россия табибларының квалификациясен күтәрергә генә түгел, Татарстан Республикасында белем бирү буенча медицина туризмы программасын тормышка ашырырга да ярдәм итәчәк».

Укытуның төп мәйданчыгы булып Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә Гамәли күнекмәләр үзәге булды – Табибларның гамәли күнекмәләрен эшләү өчен лаборатория Татарстанның югары технологияле хирургиясенең иң эре клиникаларының берсе базасында төзелгән. Россиядә мондый үзәкләрнең аналоглары юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International