«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацияле идея» конкурсының приз фонды арттырылды

2023 елның 6 июне, сишәмбе

«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацияле идея» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел конкурска үзгәрешләр кертелде. Игътибар итегез, заявкалар хәзер сайт аша электрон рәвештә генә бирелә https://www.ivfrt.ru/ 

Тагын бер мөһим үзгәреш – аерым номинацияләр буенча премияләр суммасын арттыру. Җиңүчеләр проектларның эксперт бәясен, шулай ук үз проектларын үстерү өчен премияләр һәм стипендияләр алачак:

  • «Перспектива» номинациясе – 50 мең сум;
  • «Мәгарифтә инновацияләр» – 100 мең сум;
  • «Инновацияләр старты» – 100 мең сум;
  • «Наноимпульс» –  100 мең сум;
  • «Цифрлы икътисад» – 100 мең сум;
  • «Ел патенты» –  75 мең сум;
  • «Яшьләр инновацион проекты» – 40 премия. Номинациядә җиңүчеләр ТР ИВФдан 12 айга кадәр срокка 300 мең сум һәм Инновацияләргә ярдәм фондыннан 500 мең сумга кадәр акча алачак;
  • «Илкүләм технологик инициатива проектлары» – 100 мең сум;
  • «Социаль әһәмиятле инновацияләр» – 50 мең сум.

Студентларны, яшь эшкуарларны һәм уйлап табучыларны фәнни һәм бизнес җәмәгатьчелеге алдында үз проектларын тәкъдим итәргә һәм үз эшләнмәләрен алга таба үстерү өчен ярдәм алырга чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, «50 идея» конкурсының максатлары һәм бурычлары – Татарстан Республикасының инновацияле потенциалын арттыру, яшь галимнәр һәм уйлап табучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, икътисадка инновацион, импортны алыштыручы технологияләрне кертү, фәнсыешлы производстволарны үстерү һәм аларның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру өчен шартлар тудыру. 

«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацияле идея» конкурсы кысаларында шулай ук стартаплардан «ИДЕЯ-1000» инновацион проектлар программасы буенча гаризалар кабул ителә. Нәтиҗәдә, иң яхшы проектлар 2 млн сумга кадәр финанс җәлеп итә алачак.

«50 идея» конкурсын Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештыра.

Җентеклерәк мәгълүмат һәм гариза бирү: https://www.ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International