Сәнәгатьне үстерү фонды стандартларына барлык программалар, шул исәптән сәнәгатьне үстерүнең региональ фондлары белән финанслау программалары буенча финанслау шартларын билгеләүче берничә үзгәреш кертелгән. Моннан тыш, «Проектларны сайлап алу һәм финанслау тәртибе» дигән яңа процесс стандарты да кертелгән.
Инвестиция-венчур фонды регламентлары СҮФ стандартларына туры китерелде һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышында расланды.
СҮФ программаларында нәрсә үзгәргән?
«Үсеш проектлары» программасы элек СҮФ тарафыннан «Станок-корал продукциянең серияле производстволарын булдыру», «Конверсия» һәм «Сәнәгатьне цифрлаштыру» мөстәкыйль программалары кысаларында финансланган юнәлешләр белән тулыландырылган.
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» программасында сайлап алу критерийлары проект продукциясенә таләпләр белән тулыландырылган: ул 719 номерлы Хөкүмәт карары кушымтасындагы продукция составында кулланылырга, Ведомствоара комиссиянең чиктән тыш комплект өлешләре исемлегенә кертелергә, импортны алмаштыруның тармак планына кертелергә яки уңай үсеш динамикасы белән базарда сатылырга тиеш.
Шулай ук СҮФ программасы стандартында әлеге программа буенча яңа продуктлар булдыру проектларының финанслана алмавы да теркәлгән.
СҮФ гамәлдәге стандартлары нигезендә«Проектларны сайлап алу һәм финанслау тәртибе» дигән яңа «процесслы» стандарт булдырылган, анда компанияләрне сайлау һәм финанслау өчен төп таләпләр бар. СҮФ стандартларының бер өлеше процесслы өлештән аерылган һәм программалар шартларын гына үз эченә ала («Үсеш проектлары», «Транспорт машина төзелеше» , «Өстенлекле проектлар», «Комплектлау эшләнмәләре», «Автокомпонентлар», «Лизинг»). «Азык-төлек» өлешенә кадәр кыскартылган программа стандартларын гариза бирүчеләр җиңелрәк кабул итәчәк.
Моннан тыш, төп тәэмин итү сыйфатына карата таләпләр дә үзгәргән:
Яңа таләпләр Экспертлар советы тарафыннан щле каралмаган проектлар өчен гамәлдә булачак.