ТР ИВФ VIII машина төзелеше кластеры форумында катнашты

2022 елның 20 мае, җомга

«Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында «Казан-ЭКСПО» мәйданчыгында VIII Халыкара машина төзелеше кластеры форумы уза, анда ТР ИВФ катнаша. 

Биредә 14 илдән һәм 30 Россия субъектыннан 1000нән артык катнашучы, 90 спикер һәм эксперт җыелган.

Чараның төп темалары: чикләүләр шартларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, импортны алыштыруның яңа мөмкинлекләре, цифрлаштыру, автоматлаштыру, роботлаштыру һәм ИТ-чишелешләр өлкәсендә проектларга федераль һәм региональ ярдәм күрсәтү, экологик проектларда инновацион эшләнмәләр, газ белән тәэмин итүнең заманча чишелешләре һәм техник газлар җитештерү һ.б.

Машина төзелеше кластеры форумы – хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу, уртак проектларны гамәлгә ашыру, инвестицион потенциалны тәкъдир итү һәм Россия һәм чит ил партнерлары арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен әйдәп баручы платформа.

Форумда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Марсель Корбанов чыгыш ясады. Ул бизнеска ярдәм итү чаралары һәм фондның ФРП программаларында катнашуы турында сөйләде.

«Идея 1000» инновацион проектлар программасы Татарстан икътисадының өстенлекле тармакларында технологик эшкуарлар санын арттыруга юнәлдерелгән, ул фәнсыешлы технология компанияләрен булдыруны күздә тота. Төп игътибар – IT, медицина, заманча материаллар, яңа приборлар һәм аппарат комплекслары, шулай ук биотехнологияләр өлкәсендә проектларны үстерүче кече бизнес. 

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацияле идея» республика конкурсында катнашуга республиканың фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеше проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар дәгъва итә ала. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Сәнәгатьне үстерү фонды белән берлектә, конкурс нигезендә импортны алыштыруга һәм гражданлык билгеләнешендәге конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән проектларга ташламалы заем финанславын да бирә. Перспективалы проектлар 100 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин. Еллык 1-3% белән кредитлар «Үсеш проектлары» һәм «Комплектлау әйберләре», «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» һәм «Урман сәнәгате проектлары» программалары кысаларында проектларны тормышка ашыруга 70%ка (федераль акчалар) 30% (төбәк акчалары) нисбәтендә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International