Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды
Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Фонд турында
Фонд турында
Фонд җитәкчелеге
Фонд структурасы
Партнеры Фонда
Документлар
Реквизитлар
Матбугат үзәге
Контактлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет аша кабул итү
Кирәкле мәгълүматлар
Поддержка сайта
Инвесторларга
Руссия венчур форумы
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды
Инвестицион проектларны финанслау
2013 елның 14 июне, җомга
“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы икътисадның җитештерү секторында кече һәм урта бизнеска инновацион, модернизацияле һәм энергоэффектив проекталарны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтә.
Проектларга куелган таләпләр:
инновацион проект – патентка, авторлык таныклыгына ия булу;
уйлап табуның инновацион характерда булуын раслаучы экспертиза;
проектның инновацион сыйфатлы булуына расланма;
яңа җитештерүне оештыру яисә булган җитештерүне модернизацияләү буенча проект;
төп чараларны яңарту, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, чыгымнарны киметү, керемнәрне үстерү һәм экологик яктан отышлы булуы һәм импорт продукциясен алмаштыру мөмкинлеге аша тормышка ашыру планы;
энергия-эффективлык проекты – проектның энергия-эффектив булуын дәллилләүче коэфициент исәбе;
займ килешүенең юридик көчтә булу вакыты : 7 (җиде) елга кадәр;
займның максималь күләме – 50 млн. сум;
гариза бирүченең үз мөмкинлекләре: проект бәясенең 15 % нан ким булмаска тиеш;
займ бирүчене канәгатьләндерә торган күләме һәм зурлыгы буенча займ буенча һәртөрле тәэминат, шул ук вакытта тәэмин итүнең залог кыйммәте килешүнең гомуми бәясенең 75 % нан ким булмаска тиеш;
займ килешүе буенча процент ставкасы – елына 12,5 % ;
займны тәэмин итү җитешмәгән очракта, Фонд гариза бирүченең устав капиталына керү мөмкинлеген карый ала.
Гомуми шартлар
Предприятие кече һәм урта эшмәкәрлек сүбъектына карый. Туры килгән очракта Россия Федерациясенең “Кече һәм урта эшмәкәрлек турында”гы Федераль законы (24.07.2007 № 209) таләпләренә туры килергә тиеш.
Алдагы елда кеше саны:
микро предприятиеләр – 15 кеше;
кечкенә предприятиеләр – 100 кеше;
уртача предприятиеләр – 250 кеше.
Алдагы ел өчен салымнардан тыш керем:
микро предприятиеләр – 60 млн. сум;
кечкенә предприятиеләр – 400 млн.сум;
уртача предприятиеләр – 1 млд.сумга кадәр.
Өстәмә мәгълүмат:
РФнең субъектлары , резидент булмаучылар, муниципаль оешмалар, иҗтимагый һәм дини оешмалар, хәйрия һәм башка фондлар, шулай ук бер яисә берничә зур предприятиенең устав капиталында катнашу өлеше 25 % тан артмаска тиеш.
Түбәндә китерелгән төргә кергән оешмалар финансланмый:
кредит һәм иминиятләштерү оешмалары, шул исәпттән банкныкы булмаган кредит бирү оешмалары, инвестицион фондлар, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары, кыйммәтле кәгазьләр базары профессиональ катнашучылары, ломбардлар;
продукцияне бүлешү килешүендә катнашучылар;
уеннар бизнесы оешмалары;
файдалы казылмалар (киң таралган файдалы казылмалардан тыш)табучы һәм аларны сатучы предприятиеләр, шулай ук подакциз товарлар җитештереп сатучы предприятиеләр;
РФ резидентлары булмаучылар.
Акчалата ярдәм күрсәтү буенча сорауларыгызны "Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" коммерцияле булмаган оешмасына түбәндәге адрес буенча юллый аласыз: Казан шәһәре, Петербург урамы, 50нче йорт.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
2026 елгы Россия венчур форумына стартаплардан гаризалар кабул итү 20 гыйнварга кадәр озайтылды
Россия венчур форумының оештыру комитеты стартаплар өчен РВФ-2026 катнашу өчен гаризалар кабул итү вакытын озайтты
17
декабрь, 2025 ел
«Ел инновациясе – 2025» конкурсы нәтиҗәләре: биш номинациядә 25 җиңүче билгеләнде
Татарстанда «Ел инновациясе – 2025» II республика конкурсына йомгак ясалды, аны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (ТР ИВФ), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе оештыра
15
декабрь, 2025 ел
ТР Инвестиция-венчур фонды «ТехПред-2025» Бөтенроссия форумында Татарстанның инновацион экосистемасын тәкъдим итте
Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды Мәскәүдә «Ломоносов» кластеры мәйданчыгында узган «ТехПред-2025» IV Бөтенроссия технологик эшкуарлык форумында катнашты
10
декабрь, 2025 ел
Татарстанда ТР Инвестиция-венчур фонды һәм СҮФ ярдәмендә EFB технологиясе буенча импортны алмаштыра торган аккумуляторлар җитештерелә башлады
Татарстанда EFB (Enhanced Flooded Battery) технологиясе буенча аккумулятор батареялары серияле җитештерелә башлады – аны чыгару «Алабуга аккумулятор заводы»нда җайга салынган (ЕАЗ, «Кориб» компанияләр төркеме)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз