Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды
Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Фонд турында
Фонд турында
Фонд җитәкчелеге
Фонд структурасы
Партнеры Фонда
Документлар
Реквизитлар
Матбугат үзәге
Контактлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет аша кабул итү
Кирәкле мәгълүматлар
Поддержка сайта
Инвесторларга
Руссия венчур форумы
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды
“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы масскүләм мәгълүмат чаралары профессиональ журналистлары бәйгесен игълан итә.
2013 елның 2 апреле, сишәмбе
“Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы масскүләм мәгълүмат чаралары профессиональ журналистлары арасында (штаттагы, штаттан тыш) эшләүчеләр өчен “Татарстан Республикасында венчур бизнес эшчәнлеген массакуләм мәгълүмат чараларында иң яхшы чагылдыру” бәйгесен игълан итә.
Бәйгенең төп бурычы булып, Татарстан Республикасында инновацион потенциалны күтәрүне күздә тотып, массакүләм мәгълүмат чараларында венчур бизнесын яктырту һәм шул юнәлештә эшләүче журналистларның хезмәтен бәяләү тора.
Бәйгегә җибәрелгән материалларда (тапшырулар, сюжетлар һәм мәкаләләр) инновацияләрнең темалары, атап әйткәндә, Татарстан Республикасы өчен инновацион перспективага һәм киләчәктә коммерцияләү потенциалына ия булган тикшеренүләр; Татарстан Республикасында уңышлы тормышка ашырыла торган инновацион-технологик бизнес-проектлар; инновацион-технологик эшмәкәрлекне үстерүгә уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән эшчәнлек; аерым эшмәкәрләрнең уңышка ирешү тарихы һәм инновация процессына тартылган аерым шәхесләрнең инициативалары чагылырга тиеш.
Бәйге эшләрен сайлап алуның төп критерийлары:
публикацияләрнең киң аудитория өчен кызыклы булуы;
сюжет яисә публикацияләрнең бәйге темасына туры килүе;
публикацияләрнең төгәл, ачык һәм аңлаешлы булуы;
сюжетларның стилистик яктан үзенчәлекле һәм профессиональ булуы;
сюжет һәм публикацияләрнең бары тик төгәл һәм ышанычлы мәгълүматларга нигезләнүе.
Бәйгегә гаризалар электрон рәвештә 2013 елның 1 апреленнән – 15 октябрьгә кадәр reception@ivfrt.com адресы буенча кабул ителә.
Бәйгедә юлланган материаллар бәйге советы тарафыннан 2013 елның 16 октябреннән – 30 ноябрьгә кадәр тикшереләчәк.
Бәйгене җиңүчеләренә түбәндәге бүләкләр билгеләнгән:
1нче премия – 50 000 сум;
2нче премия – 30 000 сум;
3нче премия – 20 000 сум.
Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы церемония вакытында узачак. Церемония вакыты аерым хәбәр ителәчәк.
Бәйге нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылачак һәм ТР ИВФ рәсми сайтында хәбәр ителәчәк. Шулай ук әлеге мәгълүматны ТР Министрлар Кабинеты оешмалары сайтының Хөкүмәт порталында карарга мөмкин (ivf.tatarstan.ru).
Гаризалар кабул итүнең билгеләнгән вакытыннан тыш килгән гаризалар каралмый. Бәйгедә катнашу түләүсез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
ноябрь, 2025 ел
Татарстанда 21 еллык инновацияләр үсеше
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына 21 яшь тулды. Бу вакыт эчендә фонд төбәкне үстерүнең төп институтларының берсенә әверелде
10
ноябрь, 2025 ел
2025 елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм СҮФ Татарстанның импортны алмаштыруга уртак инвестицияләре 1 миллиард сумнан артып китте
Төбәктәге уртак программалар буенча Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (ТР ИВФ) һәм федераль Сәнәгатьне үстерү фонды (СҮФ) тарафыннан бирелгән финанслауның гомуми күләме 2025 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 1,07 млрд.сумга җитте
17
октябрь, 2025 ел
2026 елгы XX Россия венчур форумына стартапларны теркәү башланды
2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак юбилейлы ХХ Россия венчур форумында катнашу өчен стартаплардан гаризалар кабул ителә башлады
14
октябрь, 2025 ел
100 миллион инвестиция: Россия венчур форумы стартаплары килешүләр стадиясенә күчә
2025 елның апрелендә Казанда Россия венчур форумы мәйданчыгында 150 технологик стартап үз проектларын тәкъдим итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз