Казандагы венчур ярминкәсе йомгаклары: 10 стартап халыкара акселераторга сайлап алынды

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәсе нәтиҗәләре буенча 10 компания-катнашучы халыкара акселераторда катнашачак. 50 эксперт – инвесторлардан, корпорацияләрнең вәкилләреннән һәм эшмәкәрләрдән торучы жюри – Ярминкәдә тәкъдим ителгән 55 проект арасыннан җиңүчеләрне билгеләде. Финалга чыгучылар  инвестицияләр алдылар, ә иң мөһиме Россиядә, Ирландиядә һәм Кремниевая Долинада акселерациягә, Россия, Европа һәм дөнья базарларына үтеп керү мөмкинлегенә, юриспруденция, акыл мөлкәте, маркетинг һ.б. өлкәсендә уңышлы эшмәкәрләрдән, экспертлардан менторлыкка ия булдылар.

Акселераторга Мәскәүдән, Казаннан, Волгоградтан, Чиләбедән, Чаллыдан һәм Санкт-Петербургтан проектлар үтте. Проектның һәркайсы акселератордан финанслауга ия булды, тулаем алганда оештыручылар сайлап алынган проектларга 50 000 000 сум инвестицияләделәр һәм программа тәмамланганчыга кадәр тагын 100 000 000 сум инвестицияләү планлаштырыла.

Акселераторда катнашучылар исемлеге:

•    “Полимер материаллар һәм технологияләр ИҮ” ҖЧҖ, Волгоград  – Җылыүткәрүче  полимер композитлар
•    “Интебио технологияләр” ҖЧҖ, Рига/Казан –  Метаннан биопротен җитештерү технологиясе
•    Nerpa Trim Systems (“Трим Системс” ҖЧҖ), Мәскәү – Кече суднолар өчен интерцепторлар
•    NF Ware (“НФВер” ҖЧҖ), Мәскәү – Челтәрләрне виртуальләштерү
•    Agelon (“Агелон М” ҖЧҖ), Чиләбе – Онлайн тикшеренүләр сервисы
•    Try Fit Ltd., Мәскәү – Үкчә өчен сканерлар, виртуаль киеп карау
•    Zig Zag (“Зиг-Заг” ҖЧҖ), Чаллы – Транспорт логистикасын оптимальләштерү сервисы
•    Swelp  (“Свелп” ҖЧҖ), Мәскәү – офис бурычларын аутсорсинглау өчен белгечне оператив табу мөмкинлеген бирә торган сервис
•    Turborender (“Рендер-Ферма” ҖЧҖ), Чаллы – Читтән торып рендер интернет-сервисы
•    DigiFlak (“Флэк Рисерч” ҖЧҖ), Санкт-Петербург – Компанияләрнең белешмәләрен яклый торган мини компьютерлар

Программа исә барлыгы алты айдан артык вакытка исәпләнгән. Акселератор финалистлары майда Иннополиста һәм Казанда әзерлек программасын үттеләр, июльдә –Дублинда һәм сентябрьдә Сан-Францискода эшләячәкләр. Ел азагында катнашучылар программаны финал питч-сессиясе белән тәмамлау һәм алга таба үсү буенча йомгак ясау өчен Россиягә әйләнеп кайтачак.

Инициатива хакында Венчур ярминкәсен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов болай диде: “Әле 10 ел элек биредә чиста кыр иде, бүген – Венчур ярминкәсе, иртәгә яңа формат булачак. Әлеге мәйданның дәрәҗәсе аннан халыкара хаб ясарга мөмкинлек бирә инде”.

Барлыгы исә акселератор Россиянең 37 шәһәреннән һәм 15 илдән стартаплардан катнашу өчен 378 заявка алды. Питч-сессия барышында сайлап алынган 55 проект өчен эксперт жюридан өч состав катнашты: индустриаль технологияләр, IT һәм медицина. Хөкемдарлар арасында Игорь Агамирзян (РВК), Маривн Лиао (500 Startups), Дмитрий Калаев (ФРИИ) һ.б. экспертлар бар иде.

Программада акселераторның оештыручылары һәм партнерлары буларак Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фонды, Pulsar Venture Capital, NDRC (Ирландиянең атаклы акселераторы), РВК, Фәнни-техник өлкәдә кече рәвешле предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды, Enterprise Ireland (Ирландия дәүләт агентлыгы һәм зурлыгы буенча дөньяда  өченче чәчүлек фонды), шулай ук Россиядән, Европадан, АКШ һәм Азиядән алдынгы венчур фондлары катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International