Татарстанда ТР Инвестиция-венчур фонды һәм СҮФ ярдәмендә EFB технологиясе буенча импортны алмаштыра торган аккумуляторлар җитештерелә башлады

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Татарстанда EFB (Enhanced Flooded Battery) технологиясе буенча аккумулятор батареялары серияле җитештерелә башлады  – аны чыгару «Алабуга аккумулятор заводы»нда җайга салынган (ЕАЗ, «Кориб» компанияләр төркеме). Проект куәтенә чыккач, предприятие елына 80 меңгә кадәр батарея җитештерә алачак, җиңел һәм йөк автомобильләре өчен импортны алмаштыра торган заманча чишелешләрнең локаль линейкасын формалаштырачак.

Проект Сәнәгатьне үстерү фонды һәм Татарстан Республикасының  Инвестиция-венчур фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды.  Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 157 млн.сум тәшкил итте, шуның 97,5 млн.сумы федераль СҮФ тарафыннан бирелде.

EFB-аккумуляторлар – сыек электролитлы яхшыртылган батареялар: алар 45% ка тизрәк заряд ала, югары сыйдырышлылыкка һәм хезмәт итү вакытына ия, разряд–заряд циклына күбрәк түзә һәм җибәрү тогыннан 30-50% ка югарырак тәэмин итә.

Заводта пастаның үз рецептурасы һәм кыска ялганыштан саклау схемасы кулланыла, шуның нәтиҗәсендә аккумуляторлар -30°C кадәр температурада эш характеристикаларын саклыйлар.  ЕАЗ директоры Марат Байкиев сүзләренчә:

«Сәнәгатьне үстерү фондлары ярдәмендә ЕАЗ производствоны диверсификацияләде: хәзер классик кургаш-кислота аккумуляторларыннан тыш, безнең линейкада йөк һәм җиңел автомобильләрнең заманчарак модельләре өчен инновацион батареялар бар. Моннан тыш, предприятиедә батареяны кыска ялганыштан саклауның махсус схемасын һәм пастаның уникаль рецептурасын кулланалар, бу исә аккумуляторларны -30°С кадәр температурада стартер һәм сыешлык характеристикаларын киметмичә кулланырга мөмкинлек бирә».

Бүген Россиянең EFB-аккумуляторлар базарының якынча 80% – импорт. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү предприятиегә, чит ил тәэмин итүчеләренең өлешен киметеп һәм үзебезнең җитештерү позицияләрен ныгытып, тулы йөкләнешкә чыкканнан соң, базарның 8% якын өлешен биләргә мөмкинлек бирәчәк.  Продукция Россиянең икенчел базарына чыгарыла һәм БДБ илләренә: Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Азербәйҗан, Абхазия һәм Төрекмәнстанга экспортлана. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе — 100%, үзебезнең чимал кулланыла.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев билгеләп үткәнчә, мондый производстволарны эшләтеп җибәрү — төбәкнең икътисадый стратегиясенең мөһим өлеше:

«ЕАЗ проекты – инвестицияләр һәм технологик модернизация локаль предприятиеләрне сәнәгать үсеше нокталарына әверелдерү үрнәге. Аккумуляторлар җитештерүдә югары дәрәҗәдә локальләшү һәм заманча чишелешләр кертү безнең сәнәгать базасын ныгыта, импортка бәйлелекне киметә һәм югары өстәлгән бәяле эш урыннары булдыра. Татарстан өчен бу – технологик тотрыклылыкка һәм экспорт потенциалына өлеш кертү».

2016 елдан Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Сәнәгатьне үстерү фондының төбәк операторы булып тора.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, федераль СҮФ белән берлектә, программалар буенча импортны алмаштыруга һәм конкурентлыкка сәләтле гражданлык продукциясе чыгаруга юнәлдерелгән проектларга ташламалы займнар бирә:

  • «Үсеш проектлары»;
     
  • «Хезмәт җитештерүчәнлеге»;
     
  • «Урман сәнәгате проектлары»;
     
  • «Комплектлаучы эшләнмәләр».

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды шулай ук төбәк предприятиеләренә федераль СҮФ барлык программаларында катнашу мәсьәләләре буенча консультация ярдәме дә күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International