Татарстан Фәннәр академиясендә «Ел инновациясе» конкурсы финалистлары үз эшләрен яклады

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Ел инновациясе» конкурсының икенче этабы узды. Оештыручылар –  ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Мәктәп укучылары, студентлар, технологик компанияләр һәм патент авторлары үз эшләнмәләрен экспертлар советына һәм конкурсны оештыручыларга тәкъдим иттеләр. Проектларны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, фән, технологияләр һәм сәнәгать вәкилләре кергән экспертлар советы тыңлады.

«Ел инновациясе» конкурсы – Татарстан фәнен, мәгарифен һәм икътисадын үстерү өчен мөһим корал. Без мәктәп укучыларының, студентларның, уйлап табучыларның һәм компанияләрнең республиканың технологик киләчәгенең бер өлеше була алырлык чишелешләр тәкъдим итүләрен күрәбез. Тәкъдим ителгән проектлар нигездә «Технологик лидерлык» илкүләм проекты максатларына туры килә», -  дип ассызыклады төбәкнең технологик үсеше өчен конкурсның әһәмиятен ТР Фәннәр академиясе президенты  Рифкать Миңнеханов.

2025 елда конкурска 228 гариза бирелгән, алар арасында — «Перспектива» номинациясендә мәктәп укучыларыннан — 75, студентлар стартапларыннан — 65, технологик компанияләрдән — 27, патент авторларыннан — 52 һәм корпоратив инноваторлардан — 9. Катнашучыларның иң зур кызыксынуы гадәттәгечә мәгълүмати технологияләр, биотехнологияләр, агросәнәгать комплексы, машина төзелеше һәм материаллар белеме өлкәләрендә тупланган.

Турыдан-туры яклауда укучыларның мотивациясе аеруча сизелеп торды: алар үзләренең беренче технологик эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Алар арасында «Бинофор», «АгроБиоПласт: Экологичный биопластик» проектлары, «ГеоКазань» цифрлы гиды, «VR Алабуга: үз шәһәреңне таны» VR-юл күрсәткече, «Бюджетный SOC» чишелеше, шулай ук хәбәр итү һәм руль артында йокыга китүне булдырмау системасы бар. Студентлар, инженерлык һәм экологик чишелешләрдән алып ит-продуктларга кадәр, университет технологик эшкуарлыгы кысаларында булдырыла торган прототипларны һәм продуктларны тәкъдир иттеләр.

«Технологик компания» номинациясендә инде базарга һәм беренче кертүләргә йөз тоткан инженерлык эшләнмәләре, приборлар һәм технологик комплекслар тәкъдим ителде. Патент авторлары медицина, нефть химиясе, приборлар төзү һәм яңа материаллар өлкәсендәге технологияләрне күрсәттеләр – барлык чишелешләр дә теркәлгән һәм предприятиеләрдә кулланыла.

Туры этап нәтиҗәләрен шәрехләп, ТР ИВФ директоры Дамир Галиев, конкурс технологияләрнең гамәли кулланылышына ставканы көчәйтә, дип билгеләп үтте:

 «Быел без гамәли потенциал һәм гамәлгә кертүгә әзер булган проектларга басымны көчәйттек. Конкурс, мәктәп лабораторияләреннән алып югары технологияле производстволарга кадәр, Татарстанда көчле технологик мохит үсешен күрсәтә».

Конкурс финалистлары 5 млн.сумлык приз фонды өчен көрәшне дәвам итәләр, шулай ук республиканың төп технологик чараларында чыгыш ясау һәм үз чишелешләрен инвесторларга һәм корпорацияләргә тәкъдим итү мөмкинлеген алачаклар. Күп кенә катнашучылар өчен «Ел инновациясе» конкурсы үз эшләнмәләрен реаль коммерцияләштерү юлында беренче адым була. Җиңүчеләр декабрь азагында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International