Цифрлы платформа инвесторларга республиканың 100+ сәнәгать мәйданчыклары арасыннан буш мәйданнарны тиз арада сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк, ә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының «Унипарк» ИК компаниясе алар белән идарә итү буенча экспертизаны тәэмин итәчәк.
«Промпарки.рф» – Татарстан сәнәгать мәйданчыклары территориясендә урнаштыруга перспектив проектлардан заявкалар кабул итү өчен бердәм цифрлы платформа. Инициатива Сәнәгать һәм индустриаль парклар резидентларына ярдәм итү системасын үстерү комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
«Промпарки.рф» порталы Татарстан сәнәгате алдында торган төп мәсьәләләрне хәл итү өчен булдырылган. Аның мөмкинлекләре:
Платформа инвестицияләрне яңадан бүлү һәм Татарстан районнарының барлык сәнәгать потенциалын нәтиҗәле файдалану инструменты булачак.
Урнаштыру механизмы ничек эшли
Процесста ТР Инвестиция-венчур фондының бүлендек компаниясе — «Унипарк» идарәче компаниясе төп катнашучы булып тора, ул платформада тәкъдим ителгән сәнәгать мәйданчыклары операторларының берсе һәм резидентларга һөнәри менеджмент һәм инфраструктура ярдәмен күрсәтә.
Портал турында барлык нечкәлекләр әлеге сылтама буенча: https://промпарки.рф