Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Глобаль ТЕМП форумында сәнәгатькә ярдәм чаралары буенча сессия тәкъдим итте

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

«Казан Экспо» ХКҮ «Сәнәгатьтә металл эшкәртү темплары» глобаль форумы кысаларында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды предприятиеләргә дәүләт ярдәме чараларына багышланган секция үткәрде.

Фикер алышу үзәгендә Сәнәгатьне үстерү фондының һәм, сәнәгатьне үстерү төбәк фонды (РФРП) операторы буларак, ТР ИВФ ташламалы займнары, шулай ук компанияләргә импортны алмаштыру, цифрлаштыру һәм оборона-сәнәгать комплексы базасында гражданлык продукциясен чыгару өлкәсендәге проектларны башлап җибәрергә мөмкинлек бирә торган механизмнар булды.

ТР Инвестиция-венчур фонды генераль директорының беренче урынбасары Азат Фазулов республика инде әлеге юнәлешләр буенча югары нәтиҗәләр күрсәтә, дип ассызыклады:
 «Татарстан финансланган проектлар саны буенча Россиянең топ-10 төбәгенә керә, ә 2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча без сумма буенча да, хупланган гаризалар саны буенча да беренче урынны алдык. Бу предприятиеләрнең СҮФ һәм фонд инструментларын үсеш өчен актив куллануын раслый».

Татарстан Республикасы, чыннан да, федераль статистикада лидерлык позицияләрен ныгытты:

  • 1 урын – 2024 елда финансланган проектлар суммасы буенча РФРП арасында;
     
  • 2 урын – 2024 елда проектлар саны буенча РФРП арасында;
     
  • 1 урын – 2025 елның тугыз аенда финансланган проектлар саны һәм суммасы буенча РФРП арасында;
     
  • Россиядә 2 урын – финансланган инициативалар саны буенча (113 проект), Мәскәү өлкәсеннән генә калыша.

2025 елның гыйнвар-сентябрь айларында гына да Татарстанда 6 проект финансланды, алар арасында медицина эшләнмәләре өлкәсендәге проектлар, машина төзелеше өлкәсендәге өч проект, шулай ук электротехника һәм химия сәнәгатендәге инициативалар бар.

СҮФ инвестицион менеджмент секторы портфеле идарәчесе Римма Шакирова билгеләп үткәнчә, сүз классик үсеш проектлары турында гына бармый:
«Без хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, үзебезнең җиһазлар сатып алу һәм урман сәнәгатен үстерү проектларына ярдәм итүгә ихтыяҗ булуын күрәбез.  Проект бюджетының кимендә 20% өлешен финанслашу мөһим шарт булып кала, бу дәүләт һәм бизнес арасында җаваплылык балансын төзергә мөмкинлек бирә».

Дискуссия барышында финанслау шартлары җентекләп тәкъдим ителде: предприятиеләр 5 елга кадәр срокка 5% ставка буенча (һәм 3% — дәүләт гарантияләрен кулланганда)  20-200 млн.сум займ җәлеп итә ала.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов предприятиеләргә ярдәм чаралары турында киң мәгълүмат бирүнең мөһимлеген ассызыклады: «Бүген республиканың барлык предприятиеләре — кечедән алып эреләренә кадәр — ташламалы займ мөмкинлекләре турында белергә һәм аларны үстерү өчен кулланырга тиеш.  Бу яңа проектларны эшләтеп җибәрергә һәм базарда кирәкле продукция чыгарырга ярдәм итә торган реаль инструментлар. Без мондый ярдәм яңа дәрәҗәдәге продуктларга барлыкка килергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз».

Дискуссия барышында предприятиеләргә йөкләнешнең кимүе турында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгатьтә инвестицион программаларны озата бару бүлеге башлыгы Максим Адрияшин сөйләде: «Безнең бурыч — компанияләр ресурсларны кредитлар буенча процентлар түләүгә түгел, ә җитештерүне реаль үстерүгә юнәлтә алсын өчен бурыч йөкләнешен киметү.  Мондый алым яңа технологияләргә һәм модернизациягә инвестицияләр кертү өчен акчаларны бушатырга мөмкинлек бирә».

Секция сәнәгатьчеләрне, инвесторларны һәм бизнес вәкилләрен җыйды, алар экспертлар белән яңа проектлар өчен финанслауны җәлеп итү перспективалары турында турыдан-туры фикер алышырга мөмкинлек алды.

ТР Инвестиция-венчур фонды һәм СҮФ ярдәм программасы турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин: https://ivfrt.ru/programs/fond-razvitiya-promyshlennosti/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International