2026 елның 8-10 апрелендә XX Россия венчур форумы — венчур инвестицияләре һәм технологик эшкуарлык өлкәсендә илнең төп вакыйгасы булачак. Форумны уздыру турындагы боерыкка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Форумны оештыручылар: Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе, «Идея» инновацион технопаркы.
Россия венчур форумы (РВФ) — Россиядә венчур инвестицияләре һәм технологик эшкуарлык өлкәсендә иң зур вакыйга. 2005 елда нигез салынганнан бирле форум илнең инновацион экосистемасын үстерүдә мөһим этапка әверелде.
Стартаплар өчен форум финансларны җәлеп итәргә, проектларны инвесторларга тәкъдим итәргә, акселерация узарга һәм ментор ярдәмен алырга, шулай ук тармак партнерлары һәм экспертлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә.
Инвесторлар өчен бу перспективалы стартаплар эзләү һәм аларның потенциалын бәяләү, базар тенденцияләре буенча фикер алышуларда катнашу, һөнәри багланышлар челтәрен киңәйтү һәм стратегик партнерлык урнаштыру өчен төп платформа.
Өч көн эчендә катнашучылар – стартаплар, инвесторлар, хакимият органнары һәм фәнни бергәлек вәкилләре – венчур индустриясенең актуаль тенденцияләре, турыдан-туры инвестицияләр һәм Россиядә технологик эшкуарлыкны үстерүнең стратегик юнәлешләре турында фикер алышачак.
Ике дистә ел эчендә форум венчур инвестицияләре, технологик эшкуарлык һәм инновацион үсеш буенча фикер алышу өчен илнең төп мәйданчыгына әверелде. 2026 елда игътибар үзәгендә Россиянең фәнни-технологик лидерлыгы, технологияләр трансферы һәм Pre-IPO дәрәҗәсендәге проектларны да кертеп, үсешнең соңгы стадияләре компанияләренә ярдәм итү темалары булачак. Катнашучыларны эшлекле программаның яңа форматлары – панель дискуссияләр, инвесторлар һәм стартаплар өчен ябык сессияләр, тематик треклар көтә. 6 000нән артык кеше, 150+ стартап, 250+ инвестор һәм 25+ фонд катнашыр дип көтелә.
Чараны уздыру дәверендә эшлекле программада һәм экспозицияләрдә 2 400 компания һәм 700 стартап катнашкан. Форум гадәттәгечә тәҗрибә уртаклашу, партнерлар эзләү һәм стратегик килешүләр төзү мәйданчыгына әверелә.