17-19 сентябрьдә Казан технологик лидерларны, инвесторларны һәм эшкуарларны җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк: Kazan Digital Week 2025 халыкара форумы узачак. Форумның төп юнәлешләренең берсе «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» трегы булачак, аны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды оештыра.
Юнәлеш барышында технологик эшкуарлыкны үстерүнең төп мәсьәләләре: бизнеска һәм сәнәгатькә инновацион чишелешләр эзләүдән алып корпорацияләр һәм стартаплар арасында нәтиҗәле коммуникацион мәйданчыклар булдыруга кадәр фикер алышыначак. Бизнес трансформациясендә венчур базары, цифрлы платформалар һәм ясалма интеллект роленә аерым игътибар биреләчәк.
«Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» юнәлешләре спикерлары әйдәп баручы корпорацияләр һәм фондлар вәкилләре булачак, алар арасында Яндекс, VK Cloud, KAMAZ Digital, МТС StartUp Hub, Taver Capital, FutureAngel.vc һәм башкалар.
Программа түбәндәгеләрне үз эченә ала:
17 сентябрь:
9А залы
18 сентябрь:
"Идея" технопаркы. Петербург ур., 50 й.
9А залы
Финтех экосистемасы:
12А залы
1 зал
19 сентябрь:
2 зал
5А зал
Программа корпорацияләр, инвесторлар һәм технологик эшкуарлар мәнфәгатьләрен берләштерә, бизнесның киләчәген билгели торган чишелешләрне табарга һәм гамәлгә кертергә ярдәм итә.
Форумның җентекле программасы белән танышырга һәм теркәлүне сайтта узарга мөмкин: kazandigitalweek.com.