«Идея» технопаркында Kazan Digital Week кысаларында InvestDay форумы узачак

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

18 сентябрьдә Казанда  Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында  InvestDay практик форумы булачак, ул капитал җәлеп итүнең заманча инструментларына багышланган. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, ТР Икътисад министрлыгы, Мәскәү биржасы һәм «Идея» технопаркы тора.

Чараның төп темасы – компанияләрнең Россиядә бизнес үсеше драйверларына әверелә торган Pre-IPO, облигацияләр һәм финанслауның альтернатив механизмнары аша  капитал базарына чыгуы.

Форумның максаты – эшкуарларны, инвесторларны, хакимият һәм финанс институтлары вәкилләрен инвестицияләр җәлеп итүнең гамәли инструментлары һәм Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә бизнесны киңәйтүнең яңа мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен берләштерергә.

Форум кереме 500 млн.сумнан башланган компанияләр хуҗаларына һәм җитәкчеләренә, югары технологияле производстволар, IT һәм инновацион сектор вәкилләренә, шулай ук киләчәк үсеш өчен капитал базарына чыгуны караучыларга юнәлдерелгән.

InvestDay программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • «Финанслауны җәлеп итүнең банктан тыш инструментлары: агымдагы тенденцияләр һәм фараз» панель дискуссиясе;
  • компанияне Pre-ІРОга әзерләү һәм облигацияләр чыгару буенча мастер-класслар;
  • әлеге механизмнарны уңышлы кулланган компанияләрнең кейсларын тәкъдир итү;
  • инвесторлар, Мәскәү биржасы, венчур фондлары һәм үсеш институтлары вәкилләре белән нетворкинг.

Форум катнашучыларга компанияне базарга чыгуга ничек әзерләргә, эшкуарлар ешрак нинди хаталар ясавы турында, шулай ук хәзерге шартларда финанслауның нинди инструментларының иң нәтиҗәле эшләвен аңларга мөмкинлек бирәчәк.

Үткәрү датасы һәм урыны: 18 сентябрь, 10:00-17:30, Петербург урамы, 50 корпус 1, «Идея» технопаркы:

Катнашу бушлай, теркәлү мәҗбүри, урыннар саны чикләнгән.

Теркәлү сылтама буенча: https://tpidea.timepad.ru/event/3539861/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International