Kazan Digital Week-2025: көн тәртибендә цифрлы индустрия, киләчәк медицинасы һәм финтех

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  Kazan Digital Week — 2025 халыкара форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Катнашучылар, сәнәгатьтән алып сәламәтлек саклауга һәм финансларга кадәр, цифрлы трансформациянең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев форумның «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» юнәлешен тәкъдир итеп, доклад белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, әлеге юнәлешне инде бишенче ел рәттән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды оештыра, ул инновацион эшкуарлык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм алдынгы чишелешләрне гамәлгә кертү өчен тотрыклы мәйданчыкка әверелде.

Формат 9 секцияне үз эченә ала, шуларның 6сы «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» юнәлешенә, 3се ислам финансларына багышланган. Программага «Спутник», Мәскәү биржасы белән берлектә оештырылган Pre-IPO алып биржага кадәр InvestDay активлыклары, шулай ук питч-сессияләр һәм DemoDay керәчәк. 500дән артык катнашучы һәм 50 спикер — компанияләр хуҗалары һәм җитәкчеләре, стартап-командалар, инвесторлар һәм венчур капиталистлары көтелә.

Тематика төрле мәсьәләләрне үз эченә ала: венчур базары һәм шәхси инвестицияләр, финанслауны җәлеп итү инструментлары, ясалма интеллект, интеллектуаль милек, пилотсыз системалар, ислам финанслары һәм инновацион инфраструктура үсеше.

Дамир Галиев билгеләп үткәнчә, форумга әзерлек барышында «Үз идеяңне ничек тормышка ашырырга һәм киңәйтергә: Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының технологик проектларына ярдәм итү инструментлары» темасына вебинар үткәрелгән. Онлайн-чарада йөзләгән катнашучы катнашкан, аларның күбесе инновацион һәм фәнни-технологик проектларны гамәлгә кертү мөмкинлекләре белән танышкан. Вебинар шулай ук «Ел инновациясе» конкурсы буенча заявкалар җыюга юнәлдерелгән иде һәм быел беренче тапкыр «Корпоратив инновация» номинациясе буенча турыдан-туры Kazan Digital Week мәйданчыгында узачак.

Форумның яңалыгы шулай ук масштаблы DemoDay һәм халыкара стартаплар күргәзмәсе булачак, анда 30 инновацион проект тәкъдим ителәчәк.  Аларның иң яхшылары 2026 елгы Россия венчур форумы сәхнәсенә чыгу мөмкинлеген алачак. Моннан тыш, KDW «Иннополис» МИЗда стартапларны сайлап алу буенча Экспертлар советы утырышы да узачак.

Быел форумның партнерларының берсе «Финтех экосистемасы» юнәлеше кысаларында 4 секция оештырачак. Көн тәртибендә – Россия бизнесына һәм регулятор мохиткә йогынты ясый торган тотрыклы үсешнең һәм практиканың дөньякүләм статусы; цифрлы сум перспективалары һәм биоэквайринг кебек яңа түләү технологияләре; киберкуркынычсызлык чакырулары һәм финанс идарәсендә ясалма интеллект куллану. Моннан тыш, секцияләрдә партнердан ЯИның финтех һәм бигтех-компанияләрне ничек алмаштыруын, аның хезмәт күрсәтүләрне персонализацияләүдәге һәм клиентлар өчен көрәштә, шулай ук клиент тәҗрибәсен трансформацияләүдәге ролен белергә мөмкин булачак.

Матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары  Родион Карпов »Цифрлы индустрия 4.0» темасына чыгыш ясады, нәкъ менә автоматлаштыру һәм цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген һәм конкурентлык сәләтен үстерү өчен нигез булып тора, дип билгеләде. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев телемедицина, электрон медицина карталары һәм ЯИ-диагностика системаларын кертү перспективалары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, цифрлы технологияләр арзан һәм сыйфатлы медицинаның аерылгысыз өлешенә әверелә. Финтех-экосистеманың киләчәге турында ТР Дәүләт Советы депутаты, профессор  Фәдбир Сафин сөйләде, финанс технологияләренең көндәлек тормышка активрак керүен һәм кече һәм урта бизнес өчен яңа мөмкинлекләр булдыруын билгеләп үтте.

Матбугат конференциясе язмасын сылтама буенча карарга мөмкин: https://vkvideo.ru/video-26433195_456247249

Kazan Digital Week — 2025 форумы Казанда 17-19 сентябрьдә  узачак һәм цифрлы трансформация өлкәсендә чишелешләр эзләү өчен бизнес, фән һәм дәүләтне берләштерүче халыкара дәрәҗәдәге мәйданчык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International