XIX Россия венчур форумы кысаларында форумның эшлекле программасының мөһим өлешенә әверелгән «Елның Венчур фонды» һәм «Елның Бизнес-фәрештәсе» номинацияләрендә лауреатлар игълан ителде.
Катнашучыларның һәм эксперт бергәлегенең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, «Елның Венчур фонды» исеме Kama Flow инвестиция компаниясенә — Россия венчур базарының иң актив уенчыларының берсенә бирелде, ул югары технологияләр, ЯИ һәм биомедицина өлкәләрендә уңышлы килешүләрне гамәлгә ашыра. Компания бүләген Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев тапшырды.
«Елның Бизнес-фәрештәсе» исемен Мартин Кольхаузер стартап-экосистеманы үстерүгә керткән өлеше, яшь эшкуарларга ярдәм иткәне һәм технологик инвестицияләр өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне алга сөргәне өчен алды. Бүләкне инвесторга «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк» ДАУ директоры Руслан Власов тапшырды.
Россия венчур форумы – Россиядә технологик эшкуарлык һәм инвестицияләр өлкәсендә иң зур вакыйгаларның берсе. 2025 елда форум 25 илдән 5000нән артык катнашучыны җыйды, шул исәптән стартаплар, венчур фондлары, корпорацияләр һәм үсеш институтлары вәкилләрен дә. Форум кысаларында инновацион бизнесның һәм инвестицияләүнең төп юнәлешләрен үз эченә алган 50дән артык чара уза.