Иннополиста Россия венчур форумының «нуленче көне» узды

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

9 апрельдә «Иннополис» махсус икътисадый зонасында (МИЗ) Россия венчур форумы старт алды, ул 1000гә якын катнашучыны: инвесторларны, стартаперларны, корпорацияләр, үсеш институтлары һәм дәүләт структуралары вәкилләрен берләштерде. Нуленче көннең партнерлары булып Газпромбанк, Ростелеком, ХАЙВ, Точка Банк һәм Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) чыгыш ясады.

Фикер алышулар үзәгендә венчур базарын үстерүнең төп мәсьәләләре һәм мөмкинлекләре, технологик эшкуарлыкны стимуллаштыруда дәүләт, регионнар һәм корпорацияләрнең роле торды.

«Венчур алыш-бирешләре агымын булдыруда региональ кластерларның һәм икътисадый зоналарның роле» панель дискуссиясе көннең үзәк вакыйгасы булды, аны Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Александр Смекалин модерацияләде.

Спикерлар арасында:
 - Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары
 - Ренат Хәлимов ««Иннополис» МИЗ генераль директоры
 - Мария Сутормина, «Синдикат» клубы генераль директоры, аңа нигез салучы
 – Дамир Галиев, «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциячел булмаган оешмасы директоры
 - Николай Евченко, ХАЙВ венчур фонды генераль директоры
 -Дмитрий Рейдман, Ростелеком Х.Технологии бизнес-кластеры, Ростелекомның «КоммИТ кэпитал» венчур фонды җитәкчесе, ФРИИ-инвест фонды директорлар советы әгъзасы
 - Сергей Амирян, «Восход» фонды идарәче директоры
 – Олег Мовсесян, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәнни паркы генераль директоры.

Төп тезис: Россия венчур базары кризистан чыга һәм ил «венчурлы яз» фазасына керә. Катнашучылар фикеренчә, өч төп сегментны — дәүләт һәм шәхси компанияләрне, шулай ук венчур фондларын комплекслы үстерү зарур. Дәүләт, үз чиратында, регулятор гына түгел, ә үз өстенә эшкуарлык куркынычларын кабул итүче тулы кыйммәтле инвестор да булырга тиеш.

Роман Шәйхетдинов ассызыклаганча, салым тотып калуларын һәм венчур фондлары аша турыдан-туры финанслауны да кертеп, Россия инновацион экосистемасына «һөнәри тюнинг» кирәк.

Ренат Хәлимов хәбәр иткәнчә, Dsight платформасы мәгълүматлары буенча, 2024 елда РФдә венчур инвестицияләре күләме ике тапкырга арткан — 85 млн.доллардан 177 млн долларга кадәр җиткән. Төп үсеш pre-IPO сегментындагы килешүләр һәм синдикацияләнгән инвестицияләр белән тәэмин ителгән.

Ул шулай ук киләчәк үсеш өчен перспектив юнәлешләрне билгеләп үтте: киберкуркынычсызлык, корпоратив чишелешләр һәм цифрлы сәламәтлек саклау.

Дамир Галиев раслады: базар тотрыклылана, бигрәк тә университетның технологик эшкуарлыгы һәм дәүләт ярдәме программалары өлкәсендәге тырышлык нәтиҗәсендә.

Татарстанда, Шәйхетдинов сүзләренчә, технологик бизнес өчен уңайлы мохит булдырыла: бу технопарклар («Идея», « ИТ-парк», Иннополис) да, акселерация программалары да, базарга керү мөмкинлеге дә. Төбәк әзер чишелешләр бирергә әзер булуы өстенә «кармак» та сала — эшкуарларның озак вакытлы уңышы өчен инструментлар бирергә омтыла.

2025 елда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды кимендә 30 проектка 1,5 млрд.сумлык  ярдәм күрсәтәчәк, ә июньдә Иннополиста акселератор старт ала, аның аша 30га якын стартап узачак.

Тагын бер мөһим вакыйга «Технологик проектларны гамәлгә кертүнең нәтиҗәле чылбыры: фәнни тикшеренүләрдән алып индустриягә кадәр»  панель дискуссиясе булды, аны Газпромбанк оештырды. Модератор булып Вице-Президент, Газпромбанкның фәнни-технологик үсеш үзәге башлыгы Алексей Федоров чыгыш ясады.

Катнашучылар арасында:

  1. Газпромбанк, «Перспектива» венчур фондлары экосистемасы, «Иннопрактика», «Сколково» фонды, «Kama Flow» инвестиция компаниясе, Сибур-Инновации һәм башкалар вәкилләре.

    Фән, индустрия, венчур фондлары һәм дәүләт арасында тотрыклы хезмәттәшлекне җайга салу турында фикер алыштылар.

Аерым игътибар түбәндәгеләргә бирелде:

  • бәйләүче звено буларак венчур фондларының роле,
  • сәнәгать компанияләренең стартаплар белән эшләве,

технологик алга китеш өчен кадрлар әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International