Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында XIX Россия венчур форумының оештыру комитеты утырышы узды.
Утырыш Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә (видеоконференцэлемтә режимында) узды.
Утырышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты.
Утырышны ачып, Валерий Фальков искәрткәнчә, Россия венчур форумы - инде бу атнада узачак зур һәм әһәмиятле чара. Ул шулай ук форумның оештыру комитетын беренче ел гына җитәкләмәвен дә билгеләп үтте.
Валерий Фальков ассызыклаганча, бүген Россия венчур форумы кысаларында сыйфатлы диалог һәм заманча бурычлар турында экспертлар тарафыннан фикер алышуны оештыру мөһим.
2025 елдан Россиядә химия, космик тармак, авиа һәм суднолар төзү, энергетика, азык-төлек иминлеген тәэмин итү, фармацевтика һәм башка юнәлешләрдә технологик лидерлыкка юнәлдерелгән яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме – яңа буын продуктларын булдыру», - диде РФ фән һәм югары белем министры.
Ул шулай ук технологик эшкуарлыкны үстерү өлкәсендә күп эшләр башкарылуы турында да билгеләп үтте.
«Бер яктан, университетларда технологик эшкуарлыкны үстерү өлешендә күп эшләр башкарылды инде. Икенче яктан, без бүген венчурлы финанслауның күп сәбәпләр аркасында начар вакыт кичерүен беләбез. Ничек кенә булмасын, венчурлы финанслау – стартапларга ярдәм итү һәм, нәтиҗә буларак, технологик үсеш инструментларының берсе», – диде Валерий Фальков.
Ул искәрткәнчә, узган ел яхшы нәтиҗәләр күрсәтә торган кызыклы проектлар белән нишләргә, аларны игътибар орбитасыннан ничек итеп ычкындырмаска һәм, нәтиҗәле инструментлар кулланып, тиешле стадияләрдә ярдәм итәргә кирәклеге буенча бәхәс булган. «Быел диалогны дәвам итү мөһим», - дип мөрәҗәгать итте Валерий Фальков оештыру комитеты әгъзаларына.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – алга киткән икътисадлы регион, һәм тулаем Идел буе федераль округы бүген – макротөбәк һәм сәнәгать үсешенең алгарышлы территориясе.
«Шуңа күрә без бу югары мәктәп, тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсе вәкилләре белән генә түгел, ә реаль сектор вәкилләре белән дә диалог булыр дип өметләнәбез», - диде Валерий Фальков.
Ул форумга әзерлекнең, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә уздырылуына ышаныч белдерде, чөнки Татарстанның мондый чараларны уздыруда зур тәҗрибәсе бар.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев XIX Россия венчур форумына әзерлек статусы турында доклад белән чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, РВФ 9-11 апрельдә Казанда узачак, форумның төп бурычы – илдә технологик эшкуарлыкка ярдәм итү инструментларын үстерү. Быел форум яңартылган программа һәм спикерларның халыкара составын тәкъдим итәчәк. Эшлекле программа кысаларында сигез тематик юнәлештә оештырылган 50дән артык чара һәм 20 өстәмә чыгыш планлаштырылган. Дискуссияләрдә Австрия, Беларусь Республикасы, Бәхрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләрдән 260тан артык спикер катнашачак.
Форумның нуленче көне 9 апрельдә Иннополис шәһәрендә узачак. Программага иртә стадияләрдә стартапларны финанслау турында фикер алышу һәм «Иннополис» МИЗ резидент-компанияләрен тәкъдир итү керә.
Әгәр 2024 елда форумның нуленче көне 300дән артык катнашучыны җәлеп итсә, 2025 елда 600гә якын кеше көтелә. Катнашуларын раслаучылар арасында «Восход» фонды, «МТС», «Ростелеком», «Вымпелком», «Газпромбанк» компанияләре һәм башкалар бар. Чараның партнерлары булып АИРР, «Газпромбанк», «Яндекс Клауд», «Ростелеком», «ХАЙВ» һәм «Банк Точка» чыгыш ясаячак.
Форумның төп программасы 10 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында старт ала. Пленар сессия яңа форматта узачак һәм дүрт блоктан торачак.
Беренче блок үсеш перспективаларына һәм төп технологик трендларга багышланган. Икенче блок мотивацион лекция форматында узачак. Өченче блокта технологик эшкуарлык платформасын трансформацияләү һәм венчур базарының торышын анализлау юлы белән тематик дискуссияләр планлаштырылган. Дүртенче блок – стартапны мотивлаштыручы лекция.
Пленар утырышта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «РВК» генераль директоры Анатолий Браверман, KAMA FLOW инвестиция компаниясе партнеры Евгений Борисов, «Мәскәү инновацион кластеры» фонды генераль директоры Алексей Парабучев, «Восход» венчур фондының идарәче партнеры Руслан Саркисов, «РТФ» директорлар советы рәисе Вадим Куликов, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Алексей Тихонов, «БАРС Груп» генераль директоры Тимур Әхмәров, ВЭБ.РФ баш икътисадчысы Андрей Клепач һәм Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм Фонды генераль директоры Сергей Поляков һәм башкалар катнашачак.
2025 елгы форум форматлары катнашучыларның катнашуын көчәйтүгә, һөнәри багланышларны үстерүгә һәм мәгълүмати колачлауны киңәйтүгә юнәлдерелгән. Программага яңа форматлар кертелгән – TechShorts кыска белем бирү лекцияләре, «Венчур уеннары» һәм студентлар өчен интерактив чаралар.
Студентлар өчен беренче тапкыр вакансияләр ярминкәсе оештырылачак, анда әйдәп баручы белем бирү учреждениеләре һәм компанияләр, шул исәптән Мәскәү дәүләт университеты, Нефть югары мәктәбе, Headhunter, «Барс Груп» һәм Казан дәүләт мәдәният институты карьера мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк һәм призлар белән махсус активлык үткәрәчәк.
Россия венчур форумына 25 илдән 5000нән артык катнашучы килер дип көтелә. Быел катнашуга гаризаларны рекордлы санда Россия стартап-проектлары тапшырган – 1032, бу 2024 елга караганда өч тапкырга күбрәк. Проектлар географиясе Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Израиль, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Үзбәкстанны колачлый. Стартапларның күп өлеше MVP яки беренче сатулар стадиясендә (63%), ә иң популяр юнәлеш ясалма интеллект нигезендә чишелешләр булды (44%). Гаризалар саны буенча Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Ленинград өлкәсе алда бара.
Конкурс буенча сайлап алу йомгаклары буенча форумның демо-көнендә катнашу өчен 150дән артык стартап-проект чакырылган, шул исәптән биш дустанә илдән 15 чит ил проекты.
Форумның мөһим өлеше «Венчурный сборник 2025» булачак, анда технологик эшкуарлыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү эшләре кертеләчәк. Материалларны бастыруга 190 дан артык мәкалә кергән.
Россия венчур форумы программасы турында тулырак: https://russianventureforum.ru/