9-11 апрельдә Казанда технологик бизнес өчен әйдәп баручы вакыйгаларның берсе булган XIX Россия венчур форумы узачак. Теркәлү 2025 елның 6 апрелендә тәмамланачак.
2025 елда форумның темасы: «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр пространствосы». Өч көн дәвамында катнашучылар венчур индустриясенең һәм турыдан-туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре, шулай ук Россиядә технологик эшкуарлыкны үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алышачаклар.
9 апрельдә «Иннополис» МИЗда форумның нуленче көне узачак. Программага иртә стадияләрдә стартапларны финанслау турында фикер алышу һәм «Иннополис» МИЗ резидент-компанияләрен тәкъдир итү керә. Форумның төп программасы 10 апрельдә «Казан Экспо»да старт ала. Эшлекле программа кысаларында технологик эшкуарлык, инвестицияләр һәм венчур турында сигез тематик юнәлештә оештырылган 50дән артык чара һәм 20 өстәмә чыгыш планлаштырылган. Дискуссияләрдә Австрия, Беларусь Республикасы, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм Үзбәкстаннан 260 спикер катнашачак.
Пленар утырышта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «РВК» генераль директоры Анатолий Браверман, KAMA FLOW инвестиция компаниясе партнеры Евгений Борисов, «Мәскәү инновацион кластеры» фонды генераль директоры Алексей Парабучев, «Восход» венчур фондының идарәче партнеры Руслан Саркисов, «РТФ» директорлар советы рәисе Вадим Куликов, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Алексей Тихонов, «БАРС Груп» генераль директоры Тимур Әхмәров, ВЭБ.РФ баш икътисадчысы Андрей Клепач һәм Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков һәм башкалар катнашачак.
РВФ 2025 кысаларында Россиядән 150 стартап тәкъдим ителәчәк, шул исәптән биш дустанә илдән 15 чит ил стартабы. Катнашучылар сайлап алуны уза, әйдәп баручы экспертлар белән питч-сессияләргә әзерләнә һәм индустриаль заказчылар белән сынау программасына керү мөмкинлеген ала алачак. Форумда катнашу стартапларга гына түгел, инвесторларга, корпорацияләргә, үсеш институтларына һәм университетларга да файдалы булачак. Стартаплар инвестицияләр җәлеп итә һәм проектларны потенциаль партнерларга тәкъдим итә алачак, инвесторлар – перспектив компанияләр табачак, ә корпорацияләр һәм университетлар хезмәттәшлекне җайга салачак һәм инновацион чишелешләр кертү мөмкинлеген алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара стартапларны үстерүгә һәм масштаблаштыруга ярдәм итә торган акселерация һәм сынау программаларына юл ача. Катнашуның мөһим өлеше потенциаль партнерлар һәм инвесторлар белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә торган нетворкинг булачак. Финалистлар инвестицияләр җәлеп итү һәм Россия инвестиция базарының әйдәп баручы экспертларына үз эшләнмәләрен тәкъдир итү мөмкинлеген алачак.
РВФ-2025 төп катнашучылары арасында — илнең әйдәп баручы венчур фондлары, шул исәптән «Восход» фонды, «Сколково» фонды, Kama Flow, «Новая индустрия» фонды, «Месторождение» фонды, «МТС» корпоратив венчур фонды, ХАЙВ венчур фонды һәм башкалар.
Форумның мөһим өлеше «Венчурный сборник 2025» булачак, анда технологик эшкуарлыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү эшләре кертеләчәк. Материалларны бастыруга 190 дан артык мәкалә кергән. Темалар арасында: технологияләр базарының трендлары һәм фаразлары, фән һәм бизнесның үзара бәйләнеше, үсеш институтларына ярдәмнең роле һәм технологик эшкуарлык өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек һәм башкалар.
Моннан тыш, форум мәйданчыгында вакансияләр ярминкәсе узачак – инновацион компанияләрдә карьераларын башлау мөмкинлеген эзләүчеләр өчен идеаль платформа. Студентлар эш һәм стажировкаларның актуаль тәкъдимнәре белән таныша, алдынгы эш бирүчеләр вәкилләре белән турыдан-туры аралаша һәм карьера үсеше таләпләре һәм мөмкинлекләре турында сораулар бирә алачак.
Форумны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе һәм «Идея» инновацион технопаркы оештыра.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда чарада 4 меңнән артык кеше катнашты, халыкара эшлекле бергәлекләр вәкилләре белән очрашулар узды. Эшлекле программага 200дән артык спикер, инвестиция фондларының 100дән артык вәкиле һәм 50дән артык стартап-проект кергән. Форум кысаларында хезмәттәшлек турында 15 килешү имзаланды.
Россия венчур форумының тарихы 19 ел – чара 2005 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә эшлекле программада һәм экспозициядә 2400 артык компания һәм 700 стартап катнашкан.