Чарага әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм «Идея» технопаркы генераль директоры Диас Сафин сөйләде.
Быел форум яңартылган программа һәм спикерларның халыкара составын тәкъдим итәчәк. Эшлекле программа кысаларында сигез тематик юнәлештә оештырылган 50дән артык чара һәм 20 өстәмә чыгыш планлаштырылган. Дискуссияләрдә Австрия, Беларусь Республикасы, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм Үзбәкстаннан 260 спикер катнашачак.
9 апрельдә «Иннополис» МИЗда форумның нуленче көне узачак. Программага иртә стадияләрдә стартапларны финанслау турында фикер алышу һәм «Иннополис» МИЗ резидент-компанияләрен тәкъдир итү керә. 2024 елда форумның нуленче көне 300дән артык катнашучыны җәлеп итте, 2025 елда 600гә якын кеше көтелә. Катнашуларын раслаучылар арасында «Восход» фонды, «МТС», «Ростелеком», «Вымпелком», «Газпромбанк» компанияләре һәм башкалар бар. Чараның партнерлары булып АИРР, «Газпромбанк», «Яндекс Клауд», «Ростелеком», «ХАЙВ» һәм «Банк Точка» чыгыш ясаячак.
Форумның төп программасы 10 апрельдә «Казан Экспо»да старт ала. Пленар сессия яңа форматта узачак һәм дүрт блоктан торачак. Визионер өлеше үсеш перспективаларына һәм төп технологик трендларга багышланачак. Икенче блок мотивацион лекция форматында узачак, ә өченчесендә тематик дискуссияләр планлаштырылган, алар арасында: технологик эшкуарлык платформасын трансформацияләү турында фикер алышу, венчур базарының торышын анализлау. Дүртенче блок Россия венчур форумында ярдәм алган стартапның илһамландыргыч уңыш тарихына багышланачак.
Пленар утырышта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «РВК» генераль директоры Анатолий Браверман, KAMA FLOW инвестиция компаниясе партнеры Евгений Борисов, «Мәскәү инновацион кластеры» фонды генераль директоры Алексей Парабучев, «Восход» венчур фондының идарәче партнеры Руслан Саркисов, «РТФ» директорлар советы рәисе Вадим Куликов, Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Алексей Тихонов, «БАРС Груп» генераль директоры Тимур Әхмәров, ВЭБ.РФ баш икътисадчысы Андрей Клепач һәм Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм Фонды генераль директоры Сергей Поляков һәм башкалар катнашачак.
Форумның эшлекле чаралары темалары венчурлы инвестицияләүнең төп аспектларын, корпоратив стратегияләрне үстерүне, соңгы стадияләрдә компанияләрне финанслауны һәм Pre-IPO базарына чыгуны үз эченә алачак. Программа кысаларында венчур базарының торышы, технологик эшкуарлык һәм перспективалы инвестиция юнәлешләре буенча актуаль аналитика тәкъдим ителәчәк. Максатчан капитал фондларына, яңа базарларга һәм 150 стартап һәм инновацион проектларны берләштерәчәк милли демо-көнгә аерым игътибар биреләчәк.
2025 елгы форум форматлары катнашучыларның катнашуын көчәйтүгә, һөнәри багланышларны үстерүгә һәм мәгълүмати колачлауны киңәйтүгә юнәлдерелгән. Программага TechShorts кыска белем бирү лекцияләре, «венчур уеннары» һәм студентлар өчен интерактив чаралар кебек яңа форматлар кертелгән.
Шулай ук студентлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылачак, анда әйдәп баручы белем бирү учреждениеләре һәм компанияләр, шул исәптән Мәскәү дәүләт университеты, Нефть югары мәктәбе, Headhunter, «Барс Груп» һәм Казан дәүләт мәдәният институты карьера мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк һәм призлар белән махсус активлык үткәрәчәк.
Россия венчур форумына 5000 күбрәк катнашучы килер дип көтелә. Хәзерге вакытта 25 илдән 5500гә якын катнашучы теркәлгән инде.
Быел 1032 Россия стартап-проекты Россия венчур форумының акселерация программасында катнашуга гариза биргән. Проектлар географиясе Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Үзбәкстанны колачлый. Стартапларның күп өлеше MVP яки беренче сатулар стадиясендә (63%), ә иң популяр юнәлеш ясалма интеллект нигезендә чишелешләр булды (44%). Гаризалар саны буенча Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Ленинград өлкәсе алда бара.
Конкурс буенча сайлап алу йомгаклары буенча форумның демо-көнендә катнашу өчен 150дән артык стартап-проект чакырылган, шул исәптән биш дустанә илдән 15 чит ил проекты. Компанияләр үз эшләнмәләрен күргәзмәдә тәкъдим итәчәк, инвесторлар һәм экспертлар өчен презентацияләр уздырачак, шулай ук потенциаль партнерлар белән багланышлар урнаштыру мөмкинлеген алачак. Өстәмә рәвештә программада инновацияләрне корпоратив пилотлау инициативасы планлаштырылган, ул яңа технологик чишелешләрне эре компанияләр эшчәнлегенә интеграцияләүгә юнәлдерелгән.