XIX Россия венчур форумы темасына ТАСС матбугат конференциясе

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Форумның эшлекле программасы һәм венчур базары трендлары, шулай ук Татарстан Республикасының инновацион һәм фәнни-технологик үсеше турында РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм «БАРС Груп»генераль директоры Тимур Әхмәров сөйләячәк.

Россия венчур форумы Казанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә эшлекле программада һәм экспозициядә 2400 артык компания һәм 700 стартап катнашкан.

ИГЪТИБАР! Аккредитацияләү 2025 елның 25 мартында 15:00 сәгатькә кадәр үткәрелә.

Аккредитация өчен  press-center@tass.ru адресы буенча корпоратив почтадан ММЧ бланкында ФИА, вазыйфа, журналистның актуаль элемтәләре күрсәтелгән хат җибәрергә кирәк.

Матбугат конференциясе гибрид форматта узачак. Керү бары тик паспорт һәм редакция таныклыгы белән, алдан аккредитацияләү шарты буенча ММЧ вәкилләре өчен генә. Шулай ук ММЧ вәкилләре чарада,  ТАСС матбугат үзәге бүлегендә алхәбәр битендә АККРЕДИТАЦИЯ ФОРМАСЫН тутырып, дистанцион рәвештә катнаша ала. Теркәлү вакытында шәхси мобиль номерны күрсәтергә кирәк, аңа WhatsApp кушымтасы беркетелгән.

Трансляция ТАСС сайтында алхәбәр битендә, шулай ук ВКонтактеда  ТАСС матбугат үзәге төркемендә булачак.

Белешмәләр һәм аккредитация:

+7 (926) 608-08-16

press-center@tass.ru

Адресы: Мәскәү, Тверь бульвары, 2 нче йорт, 2 нче кат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International