Россия венчур форумы акселераторында катнашу өчен 1000нән артык стартап гариза биргән

2025 елның 14 марты, җомга

2025 елда рекордлы 1032 Россия стартабы 9 апрельдән 11 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумының акселерация программасында катнашуга гариза биргән. Гаризалар Россия, Әрмәнстан, Беларуссия, Израиль, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Үзбәкстан стартапларыннан килде. Проектларның күп өлеше MVP яки беренче сатулар стадиясендә (63%), ә бирелгән гаризалар саны буенча лидер ясалма интеллект нигезендә чишелешләр сегменты (44%) булды.

Стартапларның күп өлеше MVP яки беренче сатулар стадиясендә (63%). Проектларның 27% өлеше – идея стадиясендә. Шул ук вакытта гаризаларның 10% өлеше инде 30 млн.сумнан артык табыш белән шактый финанс нәтиҗәләренә ирешкән компанияләрдән кергән, шуның 3% өлеше еллык әйләнешнең 100 млн.сумын узып киткән.

Иң күп гаризалар түбәндәге төбәкләрдән килгән: Мәскәү (30%), Татарстан Республикасы (22%), Ленинград өлкәсе (11%), Новосибирск өлкәсе (3%), Свердловск өлкәсе (3%), Чиләбе өлкәсе (2%), Красноярск крае (2%), Краснодар крае (2%).

Гаризалар саны буенча лидер ясалма интеллект нигезендә чишелешләр сегменты булды (44%). Һәр унынчы проект диярлек (9%) робот техникасы һәм машина төзелеше өлкәсендә чишелешне үстерә. Шулай ук төп юнәлешләр арасында: аграр һәм азык-төлек сәнәгате өчен яңа технологияләр (8%), микроэлектроника һәм приборлар төзү (7%), программалар белән тәэмин итү (6%), медицина һәм сәламәтлек (4%), энергияне сак тоту һәм яңа транспорт (4%), медиа һәм күңел ачу (3%), финанс технологияләре (2%), табигый чимал һәм полимер материаллар химиясе (2%), мәгариф технологияләре (2%). 2%), электрон сәүдә (2%), спорт технологияләре (1%), башкалар (6%).

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 150 стартап Россия венчур форумы экспозициясендә үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булды. Финалистлар арасында 10% өлешен Беларусь, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм Израиль чит ил проектлары тәшкил итә. Үсеш стадиясенә карап, финалга чыгучылар түбәндәгечә бүленде: чәчү стадиясе (прототип һәм 1 млн.сумга кадәр табыш белән) — 36%, башлангыч стадия (продукт һәм 30 млн.сумга кадәр табыш белән) — 30%, үсеш стадиясе (30 млн.сумнан артык табыш белән) — 34%.

Россия венчур форумы – стартаплар, инвесторлар һәм эре компанияләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен инновацион эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә торган иң эре мәйданчык. 2025 елда форумның темасы: «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр пространствосы».

Оештыручылар булып Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе һәм «Идея» инновацион технопаркы тора.

Форумда катнашуга гариза бирергә

ТР ИВФ матбугат сәркатибе:

Лилия Мөлекова

+7 917 928 68 89, +7 (843) 570-40-00 (эчке 1015)

pr@ivfrt.com

Аккредитация мәсьәләләре буенча:

Александра Аверьянова

+7 (904) 762 65 90

alex@grechkamedia.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International